TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31205 327
Башкорт телендә "Вордли" мобил уены чыкты

"Вордли Башҡортса" дип аталган кушымтада биш хәрефле сүзне алты омтылышта табарга кирәк. Һәр җаваптан соң уен кайсы хәрефнең дөрес урында торуын, кайсысының сүздә бар, әмма башка урында булуын күрсәтә.

Кушымтада әлегә 4 меңнән артык сүз тупланган.

Ул сынау рәвешендә августка кадәр эшләячәк.

Проект Башкортстан башлыгы гранты ярдәмендә гамәлгә ашырылган диелә.

— Уен башкорт телен белүчеләргә дә, аны яңа гына өйрәнә башлаучыларга да туры килә. Монда сүзне табу өчен тел белеме генә түгел, логика һәм сыгылмалы фикерләү дә кирәк, — дигән башкорт телендәге мобил уеннар проекты координаторы Айбулат Ямилов Башньюс басмасына.

🔻Башкортстан рәсмиләре башкорт теленең хәле яхшы дип күрсәтергә тырышса да, соңгы елларда, Русиянең башка милли телләренең кебек үк, башкорт теленең кулланылышы тарая бара. 2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, соңгы 11 елда Русиядә башкорт телен белүчеләр 6 процентка кимегән.

🔻Җанисәп саннарына күрә, бүгенге көндә Русиядә 1,08 миллион кеше башкорт телен белә. 941 мең кеше телне көндәлек тормышта куллана диелә. 2002 елда башкорт телен белүен 1,37 миллион кеше белдергән иде.

🔻ЮНЕСКОның Дөнья телләре атласы проекты татар һәм башкорт телләренә "Potentially vulnerable", ягъни "Куркыныч янарга мөмкин" тел статусын биргән.

🔻Шул ук вакытта, соңгы елларда башкорт телен дигитал мохиткә чыгару омтылышлары күзәтелә. Еш кына мондый проектлар һәвәскәрләр тарафыннан башкарыла.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
Азатлык Радиосы Башкорт телендә "Вордли" мобил уены чыкты Уен туган телдә сүз байлыгын арттыруга һәм телне уен аша өйрәнүгә ярдәм итәргә тиеш.
  • ❤ 3
  • 👍 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 13, 2026Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты: алты томлык Татар энциклопедиясен яңарт…
  2. Oct 13, 2026Соңгы 2,5 елда Германиядә татарларга сыену турында 155 карар чыгарганнар Аларның якынча 10…
  3. Oct 13, 2026Хәтер көнен уздырырга рөхсәт ителмәсә дә, хакимият кешеләрдән һаман шүрли, аларны куркытып…
  4. Oct 13, 2026Азәрбайҗанда мәктәпләрдә хиҗапны тыюга каршы протестлар уза. Бакуда һәм илнең башка шәһәрл…
  5. Oct 12, 2026Европа берлегенең яңа чикләүләренә Татарстаннан 24, Башкортстаннан 6 ширкәт кертелде Исемл…
  6. Oct 12, 2026Хәтер көне төгәл кайсы көнгә туры килә? Казан каласы 40 көнлек камаудан соң, мәскәүләр кул…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →