TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31187 365
"Безнең гәҗит" һәм "Юлдаш" ябыла. Чиратта кем?

Берничә татар газетының ябылуы турында билгеле булды. 43 ел журналистикада эшләгән "Безнең гәҗит" басмасы хуҗасы Илфат Фәйзрахманов бу өлкәдән китүе, газетны әдәби альманахка калдыруы турында белдерде. Казанда чыгучы "Юлдаш" һәм Оренбурдагы "Яңа вакыт" та почта каталогында юк. Моның сәбәпләре нидә?

Илфат Фәйзрахманов "Безнең гәҗитнең" соңгы санында "Аерылмыйбыз, ләкин…" дип исемләнгән мәкаләдә журналистикадан китү сәбәпләрен ул аңа карата оештырылган мәхкәмәләр, штрафлар булды дип аңлаткан.

Соңгы ярты елда басмадагы мәкаләләр өчен ике тапкыр 20шәр мең сум штраф салынган. Имеш, әлеге мәкаләләрдә нәфрәт яки дошманлык уяту билгеләре булган.

💬 "Социаль медиаларда контент булдыруны әлегә дәүләт медиалары гына булдыра ала. Алар дәүләт дотациясендә утыралар, акча эшләү максаты тормый, лакйлар да җиткән. Алар дәүләткә менә безнең видеоролик фәлән кадәр каралды, шулкадәр лайк җыйды дип мактанып күрсәтә ала, дәүләт аларга казнадан акчаны бирүне дәвам иттерәчәк. Ә хосусый редакцияләр лайклар белән ничек акча эшләсен? Кем аларга видео фәлән карау җыйды дип акча бирсен? Газета ренакциясендә кешеләрне яшәтәсе бар? Әлегә шул реаль әбунәчеләр бар, алар атнага бер газет алыр өчен язылалар, рәхмәт төшкерләре. Әмма бу да озак елларга сакланмаячак", дип сөйләде хосусый медиада эшләүче журналист.

💬 "Ябылулар булачак. Моны басма матбугат өчен җаваплылар да факт буларак кабул итә дип уйлыйм. Барысын да өстери, яшәтә, яшәртә алмаячаклардыр. Кемнәр яраклаша, цифрлаша ала - игътибар шуларга булачак. Газет укучыларының кимүе бер хәл, татарча газет укучылар саны кай тирәдәдер бит әле. Аларны санасаң, егылырга торучыларны төртеп егу отышлырактыр. Сизмәгән булсагыз, тәртипләр күптән шундый - кирәктән бигрәк отышлылык, рентабельлек ягын карыйсы. Милли, татарча дигән бөтен әйберне беръюлы күтәрә торган заман түгел", дип язды журналист Альберт Шакиров.

Башка фикерләрне 👉
монда укыгыз.
Азатлык Радиосы "Безнең гәҗит" һәм "Юлдаш" ябыла. Чиратта кем? Берничә татар газетының ябылуы турында билгеле булды. 43 ел журналистикада эшләгән "Безнең гәҗит" басмасы хуҗасы Илфат Фәйзрахманов бу өлкәдән китүе, газетны әдәби альманахка калдыруы турында белдерде. Казанда чыгучы "Юлдаш" һәм Оренбурдагы "Яңа вакыт" та…
  • 😢 10
  • 🤷‍♂ 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 14, 2026"60 баладан башкорт теле дәресендә бише утыра" Башкорт теле укытучысы Уфада туган телне ба…
  2. Oct 14, 2026Татар теле – Сбербанк чатында иң популяр милли тел 2026 елның өченче кварталында кулланучы…
  3. Oct 14, 2026"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган дүрт мөслимәнең эше мәхкәмәгә тапшырылган Кыры…
  4. Oct 13, 2026Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты: алты томлык Татар энциклопедиясен яңарт…
  5. Oct 13, 2026Соңгы 2,5 елда Германиядә татарларга сыену турында 155 карар чыгарганнар Аларның якынча 10…
  6. Oct 13, 2026Хәтер көнен уздырырга рөхсәт ителмәсә дә, хакимият кешеләрдән һаман шүрли, аларны куркытып…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →