Анексияләнгән Кырым җәй ахырына кадәр балалар аланнарын япты. Анда Татарстанның да ике аланы эшли иде
Кырымның Русия куйган хакимияте балалар аланнарына һәм башка ял урыннарына балаларны кабул итү һәм урнаштыруны 2026 елның 1 сентябренә кадәр туктатып торды.
Ярымутрау җирлегендә Татарстан аданнары да урнашкан, аларда Татарстан яшьләр министрлыгы ярдәме белән балалар ялы оештырыла. Алар — Алушта районындагы «Сатера» балаларны сәламәтләндерү аланы һәм Бакчасарай районындагы «Сәләт — Ак Барс» яшьләр үзәге.
Төбәк башлыгы республика халкы һәм кунакларын бу чикләүләргә аңлап карарга чакырды һәм «хәзерге вакытта әлеге чаралар җәмәгать иминлеген тәэмин итү өчен кирәк», дип белдерде.
Моңа кадәр Кырымда һәм Акъярда иминлек максатыннан берничә чикләү кертелгән иде. Аерым алганда, Керич кичүе эше вакытлыча туктатылды, халыкка ягулык сату тыелды, шулай ук киңкүләм чаралар кичектерелде.
21 июньгә каршы төндә Кырым дрон һөҗүменә дучар булды, моның нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм яраланучылар бар. Моннан тыш, Керич кичүендәге объектлар, шул исәптән «Панагия» паромы зыян күрде, шулай ук транспорт һәм энергетика инфраструктурасы эшендә өзеклекләр күзәтелде.
Энергетика инфраструктурасына атуны Украина хәрби көчләре "кануни һәдәф" дип саный һәм бу Русиянең Украинага каршы һөҗүмнәренә җавап дип белдерә.
Post #31186
371
- ❤ 2
- 🔥 1