Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 22 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔹 Мәскәүгә тагын Украина дроннары һөҗүм иткән. Шәһәр мэры Сергей Собянин кимендә 59 дронның бәреп төшерелүе турында хәбәр итте. Мәскәүнең барлык һава аланнары вакытлыча эшен туктатты.
🔹 «Православ олигарх» дип йөртелгән Константин Малофеев Русиядә Telegramны томалауны тәнкыйтьләде һәм Max платформасындагы үз каналын алып барудан баш тартуын белдерде.
🔹 Пакстан белән Катар Иран һәм АКШ вәкилләре арасында Швейцариядә узган сөйләшүләр нәтиҗәләре нригезендә уртак белдерү бастырды. Яклар Тәһран белән Вашингтонның сөйләшүләрдә «өмет уятучы алгарышка» ирешүен хәбәр итте.
🔹 «Яңа кешеләр» фиркасеннән депутатлар гаиләдә көч куллануга каршы канун өлгесенең яңа вариантын хөкүмәткә юллады. Алар туганнар тарафыннан кыйнау очраклары өчен җинаять җаваплылыгы кертүне тәкъдим итә.
🔹 Төньяк Корея хәрбиләренең Украинадагы сугышта катнашуы турында бердәм тарих дәреслегендә сөйләнәчәк.
Post #31185
354