TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31177 355
Аннексияләнгән Кырымда дәүләткә хыянәттә гаепләнеп 15 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Нияра Эрсмамбетова Акмәчет Тикшерү изоляторында коточкыч шартларда тотылу сәбәпле ачлык игълан иткән.

'Крымский ветер' каналы хокук яклаучы төркемгә сылтанып язуынча, Эрсмамбетованы бәдрәфе эшләми торган пычрак камерага урнаштырганнар. СИЗО хакимияте ремонт уздырудан баш тарта.

Элегрәк бу камерада туберкулез белән чирләүчеләр утырган һәм анда калу сәламәтлек өчен куркыныч булырга мөмкин ди хокук яклаучылар. Эрсмәмбетова изоляторга урнаштырылганнан соң тәненә тимгелләр чыгуына, кандагы шикәр дәрәҗәсенең кискен күтәрелүенә һәм сәламәтлегенең начараюына зарланган.

Аннексияләнгән Кырымда ФСБ хезмәткәрләре Сәетләр районындагы даруханәдә эшләүче кырымтатар хатыны Нияра Эрсмамбетованы узган ел майда тоткарлады.
Аны "АТЕШ" партизан хәрәкәте белән хезмәттәшлектә гаепләделәр. Имеш, ул оккупацияләнгән җирләрләрдәге каршылык хәрәкәтләренең берсенә Кырымдагы ягулык-майлау келәтләре турында мәгълүмат тапшырган. Тикшерү фаразлавынча, бу мәгълүмат һөҗүмнәр әзерләү өчен кулланылырга мөмкин булган.

Гаепләү ягы Эрсмамбетовага 18 ел иректән мәхрүм итүне сораган иде.

Эрсмамбетованың ике кечкенә баласы калган, хәзер аларны аның өлкән яшьтәге әтисе карый.

@azatliqradiosi
  • 😢 5
  • ❤ 2
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 14, 2026"60 баладан башкорт теле дәресендә бише утыра" Башкорт теле укытучысы Уфада туган телне ба…
  2. Oct 14, 2026Татар теле – Сбербанк чатында иң популяр милли тел 2026 елның өченче кварталында кулланучы…
  3. Oct 14, 2026"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган дүрт мөслимәнең эше мәхкәмәгә тапшырылган Кыры…
  4. Oct 13, 2026Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты: алты томлык Татар энциклопедиясен яңарт…
  5. Oct 13, 2026Соңгы 2,5 елда Германиядә татарларга сыену турында 155 карар чыгарганнар Аларның якынча 10…
  6. Oct 13, 2026Хәтер көнен уздырырга рөхсәт ителмәсә дә, хакимият кешеләрдән һаман шүрли, аларны куркытып…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →