16 июньдә Парижның Русия илчелеге янында "Полярная сова" колониясендә утыручы математик Азат Мифтахов һәм хокук яклаучы Баһром Хамроевны яклап пикет узды.
Пикетка чыгучылар шулай ук Русия төрмәләрендә тоткыннарны җәзалауны туктатуны таләп итте.
Парижда узган пикетны Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев оештырды. Анда башкорт активисты, Франциядә сәяси сыену алган Рамил Ваһапов, азәрбайҗан һәм урыс мигрантлары катнашты.
Зәкиев сүзләренчә, Франция җәмәгатьчелеге Русия төрмәләрендә ни булып ятуын, тоткыннарның җәзалануы турында белергә тиеш.
Пикетта катнашучы cәяси мөһаҗир Элмар Рустамов әйтүенчә, бу чараның татар милли хәрәкәте вәкиле тарафыннан оештырылуы аеруча мөһим.
Тулырак монда укыгыз
@azatliqradiosi
Post #31174
341