TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31169 365
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларбызы! Бүген 18 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸АКШ белән Иран 60 көнгә исәпләнгән үзара аңлашу турында меморандум имзалаган. Документта хәрби хәрәкәтләрне, шул исәптән Лүбнәндәге бәрелешләрне дә туктату, Һормүз бугазын ачу, АКШның Иранга каршы санкцияләрен акрынлап йомшарту һәм Иранны торгызу өчен 300 миллиард доллар күләмендә фонд булдыру каралган.

🔸Төнлә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенә көчле дрон һөҗүме ясалган. Мәскәү мэры сүзләренчә, ким дигәндә 130 дрон бәреп төшерелгән. Капотна нефть эшкәртү ширкәтендә янгын чыккан. Мәскәү янында дрон калдыклары торак йортларга эләккән, ике шәхси йортта янгын чыккан.

🔸Русия армиясенең дрон һөҗүме нәтиҗәсендә Донецки өлкәсендә бер, Сумыда ике кеше һәлак булган. Җирле җитәкчеләр хәбәр итүенчә, биш өлкәдә барлыгы 15 кеше яраланган.

🔸Бүген төнлә Казан, Түбән Кама һәм Бөгелмә һава аланнары ябылып торды. Хәзер чикләүләр алынды. Кайбер очкычлар тоткарлана.

🔸Астанада уртак төрки әлифба комиссиясенең дүртенче утырышы узды. Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан һәм Төркия вәкилләре төрки телләр өчен уртак 34 хәрефтән торган әлифбаны алга таба гамәлгә кертү мәсьәләләрен тикшерде.

@azatliqradiosi
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 14, 2026"60 баладан башкорт теле дәресендә бише утыра" Башкорт теле укытучысы Уфада туган телне ба…
  2. Oct 14, 2026Татар теле – Сбербанк чатында иң популяр милли тел 2026 елның өченче кварталында кулланучы…
  3. Oct 14, 2026"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган дүрт мөслимәнең эше мәхкәмәгә тапшырылган Кыры…
  4. Oct 13, 2026Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты: алты томлык Татар энциклопедиясен яңарт…
  5. Oct 13, 2026Соңгы 2,5 елда Германиядә татарларга сыену турында 155 карар чыгарганнар Аларның якынча 10…
  6. Oct 13, 2026Хәтер көнен уздырырга рөхсәт ителмәсә дә, хакимият кешеләрдән һаман шүрли, аларны куркытып…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →