Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларбызы! Бүген 17 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.
🔸Бүген Казанда Русия-АСЕАН саммиты башлана. Чарага Русия президенты Владимир Путин киләчәк. Шәһәрдә иминлек чаралары көчәйтелде, күп чикләүләр кертелде. Халык социаль челтәрләрдә БРИКС вакытында да бу кадәр тикшерү булмаган иде дип яза.
🔸G7 илләре Украинага корал бирүне арттырырга килеште. Бу хакта бүген чыккан белдерүдә әйтелә.
🔸Бүгеннән Европа берлегендә Русиядән торбаүткәргечләр аша китерелә торган газ импортын тыюның беренче этабы үз көченә керә. Әлегә ул бер елдан артык элек төзелгән кыска вакытлы килешүләргә генә кагыла. Озак вакытлы килешүләргә кагылышлы икенче этап көз көне гамәлгә керергә тиеш.
🔸Африка авыруларны контрольдә тоту һәм профилактикалау үзәкләре җитәкчесе Жан Касея кисәткәнчә, Конго Демократик республикасындагы Эбола бизгәге таралуы тарихтагы иң авыр эпидемиягә әверелергә мөмкин. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта авыру йоктырган кешеләр белән элемтәдә булган дистәләрчә мең кешене күзәтүгә алу мөмкин булмаган.
🔸2025 елда "Яндекс" куәт оешмаларының кулланучыларның шәхси мәгълүматларын ачу турындагы 100 меңнән артык мөрәҗәгатен канәгатьләндергән. Бу хакта Transparency Report хисабында әйтелә.
@azatliqradiosi
Post #31165
375
- 🤔 2
- 👍 1