TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31164 366
📱Казанда яшәүчеләр 16 июньнән операторлардан мобил интернет эшчәнлегендә һәм СМС килүдә чикләүләр турында хәбәрләр ала башлаган

"Бизнес Онлайн" МТС һәм Билайн хәбәрләренә сылтанып язуынча, бу чаралар иминлекне тәэмин итү белән бәйле.

МТС ширкәтендә карта белән түләүләр, банкоматлар куллану һәм геосервислар эшендә кыенлыклар булырга мөмкин дип кисәткәннәр. Мөштәриләргә мөмкин булганча Wi-Fi кулланырга киңәш ителә. Ширкәт вәкилләре чикләүләр операторга бәйле булмаган сәбәпләр аркасында кертелә дип белдерде.

Шул ук вакытта Билайн хәбәрләрендә банк кушымталары, социаль челтәрләр һәм әйбер китерү хезмәтләре ачылачак дип әйтелә.

▪️17 июньдә Казанда Русия АСЕАН (Азия Көньяк-Көнчыгыш дәүләтләре берлеге) саммиты башлана. Беренче кунаклар инде килде. Казанга Русия башлыгы Владимир Путин да килә диләр. Соңгы атналарда Татарстан хакимияте саммитка әзерлек чараларын зур тырышлык белән алып бара. Чара көннәре якынлашыр алдыннан таләпләр кырысланды. Бу беренче чиратта җирле халыкка кайбер авырлыклар да тудыра.

@azatliqradiosi
  • 🤬 3
  • 💩 2
  • 🔥 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 14, 2026"60 баладан башкорт теле дәресендә бише утыра" Башкорт теле укытучысы Уфада туган телне ба…
  2. Oct 14, 2026Татар теле – Сбербанк чатында иң популяр милли тел 2026 елның өченче кварталында кулланучы…
  3. Oct 14, 2026"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган дүрт мөслимәнең эше мәхкәмәгә тапшырылган Кыры…
  4. Oct 13, 2026Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты: алты томлык Татар энциклопедиясен яңарт…
  5. Oct 13, 2026Соңгы 2,5 елда Германиядә татарларга сыену турында 155 карар чыгарганнар Аларның якынча 10…
  6. Oct 13, 2026Хәтер көнен уздырырга рөхсәт ителмәсә дә, хакимият кешеләрдән һаман шүрли, аларны куркытып…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →