⛔️Британия Русиягә каршы санкцияләрне киңәйтте
Ил хөкүмәте сәхифәсендә чыккан мәгълүматка күрә, яңа исемлеккә тагын 70 оешма һәм шәхес өстәлгән.
Алар арасында Казанның «Технопаритет» ширкәте һәм «Пегас» сәүдә сәнәгать оешмасы да бар.
"Технопаритет» Украинаның тотрыклылыгын какшатырга яки аның территориаль бөтенлеген, суверенитетын яисә бәйсезлеген какшатырга ярдәм итә ала торган икътисади ресурслар, тауарлар яки технологияләр белән тәэмин итүдә катнашка", диелә документта.
Ширкәт 2010 елның маенда теркәлгән, җитәкчесе итеп Александр Калмыков күрсәтелгән, узган елдагы кереме 124,8 млн сум тәшкил иткән. Ул нигездә сәүдә-сервис һәм сәнәгать җиһазларын сату белән шөгыльләнүче ширкәт.
"Пегас" ширкәтенә чикләүләр кертү нигезе шул ук. Станоклар һәм сәнәгать җиһазлары белән күпләп сәүдә итә.
Ширкәт 2014 елның октябреннән бирле эшли. Җитәкчесе – Олег Ситников. Узган елгы кереме 486 миллион сум.
@azatliqradiosi
Post #31163
358
- 🔥 1