TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31162 369
"Татнефть" ширкәте Русиядәге барлык ягулык салу станцияләрендә бензин һәм дизель ягулыгын сатуга вакытлыча чикләүләр кертте

Бу хакта ширкәтнең “кайнар элемтә”сенә сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итә.

Оператор сүзләренчә, түләүгә дә чикләүләр бар. Хәзер бары тик кулакча гына кабул ителә.

Азатлык Радиосы Татарстанның бер районында яшәүче авыл кешесе белән сөйләшкән иде.

— Иң авыры авыл кешесенә, чөнки без район үзәгенә барып ягулык алабыз. Шәһәрдә бер АЗСта бензин тапмасаң икенчесе килеп чыга. Авылларда хәл бөтенләй башка. Шуңа без махсус район үзәгенә барып, башта бер станциягә, аннан икенчесенә, кирәк икән өченчесенә барып ягулык алып кайтабыз. Мин гомердә болай булыр дип уйламаган идем, — дип гаҗәпләнде ул.


Тулырак👉 монда

@azatliqradiosi
  • 🔥 1
  • 😢 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 14, 2026"60 баладан башкорт теле дәресендә бише утыра" Башкорт теле укытучысы Уфада туган телне ба…
  2. Oct 14, 2026Татар теле – Сбербанк чатында иң популяр милли тел 2026 елның өченче кварталында кулланучы…
  3. Oct 14, 2026"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган дүрт мөслимәнең эше мәхкәмәгә тапшырылган Кыры…
  4. Oct 13, 2026Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты: алты томлык Татар энциклопедиясен яңарт…
  5. Oct 13, 2026Соңгы 2,5 елда Германиядә татарларга сыену турында 155 карар чыгарганнар Аларның якынча 10…
  6. Oct 13, 2026Хәтер көнен уздырырга рөхсәт ителмәсә дә, хакимият кешеләрдән һаман шүрли, аларны куркытып…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →