TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31158 345
Көн язмасы: Татарстанда ягулык кытлыгы: "халык борчыла"

Татарстанда рәсми төстә ягулык сатуга чикләүләр кертелде. Бу узган атнада Украина дроннарының Түбән Камадагы ТАНЕКО нефть эшкәртү ширкәтенә ясалган һөҗүменә бәйле. Рәсмиләр чикләүләрне "ясалма ыгы-зыгы" булдырмас өчен эшләнде дип кенә аңлатты.

12 июньдә Түбән Камага Украина дроннары һөҗүме булды. Бер дрон торак йортка бәрелде. Шулай ук һөҗүмнәр "Татнефть" ширкәтенең нефть эшкәртү заводына булды.

Шуннан соң Татарстан ягулык станцияләрендә зур чиратлар хасил булды.

Социаль челтәрләрдә машина йөртүчеләрнең чиратта торулары турында видеолар таралды.

Чиратлар башта Түбән Кама, Әлмәт, Чаллыда булды. Бу вакытта казаннар өстәмә канистраларга салырга ашыкты.

Казан арты районнарының берсендә яшәүче Азатлыкка сөйләвенчә, хәзер (14 июньдә) станцияләрдә чиратлар күренми. Зур ажиотаж 12 һәм 13 июньдә булган. Бер машина йә 20 литр бензин, йә 40 литр дизель агызып алала.

— АЗСта эшләүче танышым белән сөйләштем. Кеше төнлә дә күп иде диде. 20 литр бензин ул аз. Шуңа кешеләр заправка саен барып машинасын тутыра, йә ике тапкыр килә. Халык борчыла. Әле бу хәлгә ышанып та бетми. Хәзер бәяләр дә үсте. Аннары АЗСларда ташламалар да бетерелде, —дип сөйләде ул.


Аның сүзләренчә, халык ягулыкка кытлык булуның сәбәбен яхшы аңлый. Үзара сөйләшкәндә бар да ТАНЕКОга һөҗүм булган дип әйтә, диде ул.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
Radio Free Europe/Radio Liberty Татарстанда ягулык кытлыгы: "халык борчыла"
  • ❤ 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 14, 2026"60 баладан башкорт теле дәресендә бише утыра" Башкорт теле укытучысы Уфада туган телне ба…
  2. Oct 14, 2026Татар теле – Сбербанк чатында иң популяр милли тел 2026 елның өченче кварталында кулланучы…
  3. Oct 14, 2026"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган дүрт мөслимәнең эше мәхкәмәгә тапшырылган Кыры…
  4. Oct 13, 2026Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты: алты томлык Татар энциклопедиясен яңарт…
  5. Oct 13, 2026Соңгы 2,5 елда Германиядә татарларга сыену турында 155 карар чыгарганнар Аларның якынча 10…
  6. Oct 13, 2026Хәтер көнен уздырырга рөхсәт ителмәсә дә, хакимият кешеләрдән һаман шүрли, аларны куркытып…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →