Тарихчы, археолог Фаяз Хуҗин вафат
Бу хакта Татарстан фәннәр академиясе хәбәр итте. Галимгә 74 яшь иде.
Аның белән хушлашу урыны һәм вакыты аерым хәбәр ителәчәк диелә.
Фаяз Хуҗин эзләнүләре Идел буе Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы археологиясе һәм тарихы өлкәсендә булдв.
1994-2005 елларда ул "Казан кирмәне" археологик экспедициясен җитәкләде. Моннан тыш Биләр, Суар, Җүкәтау, Чаллы җирлекләрендә күләмле археологик экспедицияләрне алып барды.
Галим еш кына тарих мәсьәләләрендә Азатлык Радиосы укучыларына фикерләрен җиткерде. 2023 елда ул Кубрат ханның улы Котрагка һәйкәл сүтү мәсьәләсен шәрехләгән иде. Моңарчы ул укучыларыбызга Татарстан җитәкчелегенең Болгар һәм Зөя белән күбрәк мавыкканга, Биләрнең игътибар читендә калуын аңлаткан иде.
Галим турында тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.
Post #31155
735

- 😢 20
- 💔 12
- 🙏 4
- 🤔 1
- 😱 1