Казан дәүләт техник тикшеренү университеты (КНИТУ-КХТИ) беренче курс студентлары өчен быел уку бәясе уртача 18 процентка арткан, ә Казан дәүләт медицина университетында (КДМУ) "Стоматология» белгечлегенә уку 17 процентка кыйммәтләнгән.
"БИЗНЕС Online" язуынча, КНИТУ-КХТИда беренче курс студентлары өчен бәяләр яңартылган белем бирү програмнары эшли башлау сәбәпле арткан. Өлкән курс студентлары өчен арту гадәттәгечә 4 процент тәшкил иткән.
Медицина университетында беренче курс студентлары өчен уку бәясе уртача 6 процентка арткан, әмма "Стоматология" белгечлегенә бәя берьюлы 17 процентка — елына 450 мең сумга кадәр күтәрелгән. Югары уку йортында моны инфляция һәм уку процессын оештыру чыгымнары арту белән аңлатканнар.
Басма хәбәренә күрә, Казан дәүләт аграр университетында көндезге бүлектә уку бәясе хәзер елына 125 меңнән 200 мең сумга кадәр тәшкил итә. Узган ел бу сумма 116–180 мең сум булган. Чаллы дәүләт педагогика университетында уку бәясе 8 процентка арткан.
Уку бәяләре арту 40 әзерлек юнәлешкә түләүле урыннар саны кимү белән дә бәйле. Шул ук вакытта Русиядә укырга керүчеләр саны бюджет урыннарыннан якынча 130 меңгә күбрәк булган. Әмма Татарстанга белем бирүнең барлык диярлек дәрәҗәләре буенча бюджет урыннары санын арттырырга мөмкин булган.
@azatliqradiosi
Post #31154
380
- 🔥 1