Астанада Алтын Урда тарихына багышланган "Дала цивилизациясе моделе буларак Алтын Урда" дигән чарада Казакъстан президенты Касым-Жомарт Токаев үз иленең Алтын Урданың төп варисы булуын белдерде.
Бүген Казакъстанда Алтын Урда мирасына игътибар аеруча көчле. Моның ачык мисалы — Жучи Олысын өйрәнү институты булдырылу, шулай ук Казакъстан тарихының җиде томлы академик басмасында аерым бер томны тулысынча Алтын Урдага багышлау. Моннан тыш, Токаев Төркестанда дала цивилизациясен популярлаштыру үзәген ачу һәм чит ил галимнәре белән берлектә нәшрият проектларын башлап җибәрү тәкъдимен дә яңгыратты.
Элегрәк, 2021 елда, Казакъстанның Атырау шәһәрендә Алтын Урданың 750 еллыгы кысаларында узган халыкара фәнни җыенда Токаевның анда катнашучыларга юллаган мөрәҗәгатендә Алтын Урданың казакъ дәүләтчелеге тарихы булуы, милли рухны күтәрүе турында әйтелгән иде инде.
Узган ел Татарстанда "Евразия далалары халыклары тарихы һәм мәдәнияте" дип аталган үзенчәлекле төбәк програмы әзерләнгәне әйтелде. Програм 2026 елда эшли башлаячак һәм 2034 елга кадәр дәвам итәчәк диелде. Програмда аерым урын Алтын Урда һәм татар ханлыклары чорын өйрәнүгә бирелә. Галимнәр урта гасыр шәһәрләрен, сәүдә юлларын һәм төбәк халыкларының мәдәни бәйләнешен тикшерәчәк диелде.
Алтын Урданы өйрәнгән галим Юлай Шамилоглы Алтын Урданы уртак мирасыбыз итеп күрергә тиешбез дип саный.
"Алтын Урда Казакъстанныкы да түгел, Татарстанныкы да түгел. Ул — уртак дәүләт. Аның өчен үзара сугышканчы берләшергә кирәк, ул тарихка уртак бер тарих буларак карарга кирәк. Европалылар да ничектер уртак мәдәният турында уйлый, кытай да, гарәпләр дә уртак мәдәният ди. Бу Алтын Урдадан килеп чыккан халыклар арасында да татарлар да, казакълар да, үзбәкләр дә бар. Бүлешергә тиеш түгелләр”, ди ул
Тулырак 👉монда укыгыз.
@azatliqradiosi