TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31049 322
АКШның Аризона университетында татар теле курслары башланды

Ул җиде атна дәвам итәчәк. Татар телен өйрәнер өчен быел өч кеше язылган. Студентлар татар телен түләп өйрәнә. Аризона университеты быел да татар теле укытучысы итеп "Alima academy" онлайн мәктәп җитәкчесе Алимә Сәләхетдинованы чакырган. Ул Аризона университетында дүртенче тапкыр татар теле укытучысы булып эшли. Ике елны ул оффлайн укытты, соңгы ике елда Аризона университеты онлайн форматта укытуга күчте.

Алимә Сәләхетдинова Азатлыкка аңлатуынча, өч студент та татар телен белми, аларга тел нигездән өйрәтеләчәк. Өч кешенең дә ни өчен татар телен сайлауларының сәбәпләре төрле.

— Татарча өйрәнергә теләүчеләр башта дүрт кеше иде, берсе төшеп калды. Бер укучы башкортларны, аларның тарихын өйрәнә. Тарихчы. Архивларда чыганакларны өйрәнгәндә татар теле кирәклеген аңладым дип сөйләде.

Икенче студент - Советлар Берлеге тарихын өйрәнүче галим. Моннан тыш ул Заһидә Бурнашева шәхесен өйрәнә булып чыкты. Ул беренче татар феминисткасы булып санала. Ул да татар телендәге чыганаклар белән эш итә, телсез бик кыен диде. Тамырларымны, нәселемне өйрәнәсем килә дигән фикер дә әйтте.

Өченче кеше Америкадан. Ул тикшеренүче түгел, әмма татар җырларына гашыйкмын, телне өйрәнәсем килә, чөнки татарларны күбрәк таныйсым килә, диде.

Өчесе дә көчле, кызыклы шәхесләр, - диде ул.

Алимә Сәләхетдинова аңлатуынча, җиде атна дәвамында татар теле интенсив рәвештә өйрәнелә. Татар теле инглиз теле аркылы өйрәтелә. Сөйләм теленә басым ясала.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
Radio Free Europe/Radio Liberty Аризона университетында җиде атналык татар теле курслары башланды
  • ❤ 15
  • 👍 1
  • 🙏 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 16, 202615 октябрьдә Парижның Республика мәйданында Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиев…
  2. Oct 16, 2026photo post
  3. Oct 15, 2026Бүген 15 октябрь - Хәтер көне уңаеннан егермеләп кеше Казанның Кирмәнендә татар ханнары җи…
  4. Oct 15, 2026Актанышның беренче мәктәбе коллективы, укучылар һәм ата-аналар Русиянең Украинага каршы ба…
  5. Oct 15, 2026Пенза төрмәсендә тотылган сәяси тоткын Рөстәм Халиков вафат «Хизб ут-Тәһрир» эше нигезендә…
  6. Oct 14, 2026"60 баладан башкорт теле дәресендә бише утыра" Башкорт теле укытучысы Уфада туган телне ба…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →