Дрон гаскәрләренә китү өчен контракт төзегән студент сугышта һәлак булган. Бу — билгеле булган беренче очрак.
Бурятиядән 23 яшьлек студент Валерий Аверин 3 гыйнварда контракт имзалаган, дип яза Би-би-си. 24 мартта егет дрон операторы һөнәренә әзерлекне тәмамлаган. Ә инде 6 апрельдә Аверин һәлак булган.
Бу хакта басмага аның тәрбиягә алган әнисе сөйләгән.
Аның сүзләренчә, соңгы тапкыр улы 2 апрельдә элемтәгә чыккан һәм элемтә булмаган урынга китүен әйткән. Соңрак хәрби җитәкчелек анага улуының миномет уты астында һәлак булуын хәбәр иткән. Шул ук вакытта ана кешегә хәрби бүлекнең номерын да, улының сугыштагы кушаматын белми.
Валерий Бурятия төзелеш һәм сәнәгать технологияләре техникумының соңгы курсында укыган. Быел ул диплом алырга тиеш булган. Уку йортында контракт төзергә өндәгән «батырлык дәресләре» үткәрелгән, шулай ук корал күргәзмәләре оештырылган.
Егетнең тәрбиягә алган әнисе әйтүенчә, улы хәрби хезмәткә барырга бик теләгән, әмма аны армиягә алмаганнар. Ахыр чиктә Валерий контрактны әнисеннән яшереп имзалаган.
Русиядә студентларны инде берничә ай дәвамында контракт төзергә үгетлиләр. Аларга дрон гаскәрләрендә бер ел хезмәт итү тәкъдим ителә. Моның өчен студентларның бурычларын ябачаклар һәм өстәмә түләүләр бирәчәкләр дип вәгъдә итәләр.
Юристлар студентларны дрон бүлекләренә генә түгел, башка хәрби бүлекләргә дә җибәрергә мөмкиннәр дип кисәтә,
Post #30927
283
- 🎉 3
- 🌭 2
- 🤡 1