Башкортстан Украинадагы сугышта үлүчеләрнең гаиләләренә түләүне биш такырга киметте
Башкортстан хакимияте Украинага каршы сугышта һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә төбәк тарафыннан бирелә торган түләүне биш тапкырга киметте — хәзер ул 100 мең сум тәшкил итә.
Тиешле карар республиканың хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.
Әлеге түләү 2022 елның апрелендә кертелде һәм ул ике миллион сум иде.
Соңрак аны 1 миллион сумга кадәр киметтеләр, тагын бераздан 500 мең сумга калдырдылар.
Шул ук вакытта республика хакимияте Украинага каршы сугышка контракт төзеп китүчеләргә бирелә торган бер миллион сумлык бер тапкырлык түләүне әлегә киметми. Апрель ахырында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бу түләүне 31 майга кадәр озайтты.
Азатлык Радиосының ачык чыганаклардан җыелган саннарына караганда, Украинадагы сугышта 9 741 башкортстанлы һәлак булган.
"Медиазона" һәм Би-би-синың Урыс хезмәте мәгълүматларына караганда, бу күрсәткеч буенча республика бөтен Русиядә дә беренче урында тора.
Post #30900
284
- 👍 1
- 🤪 1