Лаешта Украинага каршы сугышучыларга мемориал ачылды. Анда районнан үлгән 195 исем бар
Бу – Татарстанда Украина сугышында катнашучыларга багышланган беренче зур мемориаль һәйкәл, дип яза Бизнес-Онлайн. Моңа кадәр республикада күбрәк кечерәк мемориаль формалар гына ачылган иде.
Һәйкәл "Сокровенное" хәйрия фонды акчаларына төзелгән диелә. Гомум эшләр бәясе – 4,17 миллион сум.
Мемориалда сугышта Лаеш районыннан үлгән 195 кеше исеме язылган. Азатлык Радиосының Сугышта үлүчеләр хисабында Лаеш районыннан 133 һәлак булган сугышчы турында билгеле. Бу Азатлык күп тапкыр язган тезисны дәлилли: чынлыкта үлемнәр саны күпкә күбрәк.
Азатлык сугышта үлүчеләр исемлеген ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, некрологлардан, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми.
Шул ук вакытта, Лаеш һәйкәлендә районнан барлык үлүчеләр исемнәре язылган дип тә хәбәр ителми. Димәк, бу сан да зуррак булырга мөмкин. Яңа исемнәр өчен ике рәт урын да калдырылган.
Тулырак 👉 монда укыгыз.
Post #30895
264

- 😱 2
- 🎉 1
- 🤮 1