TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #30893 281
Башкортстанның Яңавыл шәһәрендә бюджет кытлыгы аркасында урам утларының бер өлеше яктыртылмаячак

Яңавыл район хакимияте белдерүенчә, бу чара шәһәр бюджеты керемнәренең җитәрлек күләмдә тупланмавы белән бәйле.

Утларның кеше аз йөри торган урамнарда яктыртылмаячагы әйтелгән. Мәктәпләр, хастаханәләр һәм балалар бакчалары кебек социаль биналар янында утлар булачак дип ышандыралар.

— Без вәзгыятьне тотрыклыландыру һәм урам яктыртуын торгызу өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез, — диелә хакимият хәбәрендә.


▪️Шул ук вакытта Башкортстан җитәкчелеге Русиянең Украинадан басып алган шәһәрләрен төзекләндерү өчен акчаны гел таба. Башкортстан фетнәчел Луһански "халык республикасы"ның Хрустальный (Красный луч) шәһәренә даими ярдәм итеп килә.

▪️Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров быелгы юлламасында Красный Луч шәһәрендә өч ел эчендә якынча 5 млрд сумга 238 торак йорт, социаль һәм инфраструктур объектлар торгызылуы турында әйтте. Быел 157 объект төзекләндерәләчәк. Башкортстан акчасына анда мәктәп тә салынды.

▪️Быел Башкортстан казнасы 22,5 миллиард сум дефицит белән кабул ителде.

@azatliqradiosi
  • 😨 2
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 18, 2026Башкортстаннан армиядәге срочникны хезмәттәшләре кыйнаган һәм аны Русиянең Украинага каршы…
  2. Oct 17, 2026Яшь фермер Самат Нәбиуллин Лениногорскида һәм Карабаш бистәсендә мәктәпләрнең химия-биолог…
  3. Oct 17, 2026Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һиндларга татар кызларына өйләнергә тәкъдим итте Казанда…
  4. Oct 17, 2026Милли телләрне кысрыклаган Путин тел сәясәте турында хисаплар таләп итә Русия президенты В…
  5. Oct 16, 2026Уфада шулай ук эшче мигрантларны тикшерү рейды узган 60 кешене Русиядән чыгарып җибәрәчәкл…
  6. Oct 16, 2026Петербурның Печән базары кварталында җомга намазыннан соң куәт оешмалары вәкилләре рейд уз…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →