TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #30892 271
Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Русия президенты Владимир Путинга күп фатирлы йортларда гыйбадәт кылуны чикләү турындагы канун өлгесенә каршы мөрәҗәгать юллаган

Бу хакта Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәсми сәхифәсе хәбәр итә.

Хатта Равил Гайнетдин «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр» турындагы Федераль канунның 16 һәм 24 маддаләренә һәм "Русия торак кодексының 17 маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы» федераль канун өлгесенә бәйле Русия мөселманнары диния идарәсенең фикерен җиткерә.

Әлеге канун өлгесе күп фатирлы йортларның торак булмаган биналарында һәм шул йортларга якын урнашкан янкормаларда дини чараларны үткәрүне тыя.

Шулай ук фатирда анда теркәлеп яшәүче генә гыйбадәт кыла алачак, әгәр ул үзендә кунакта булган туганнары яки дуслары белән бергә намаз укыса, канун бозучы булачак. Шулай ук канун өлгесе бу биналарда миссионерлык, ягъни дәгъват эшчәнлеген тыя — җәмәгать догасы вакытында фатирдагыларның берәрсе башка дин әһеле була калса, бу алым аңа дәгъват кылу дип саналачак.

Русия мөселманнары диния нәзарәте башлыгы сүзләренчә, канун өлгесен кабул итү ватандашларның Конституция нигезендә бирелгән хокукын - дин тоту иреген бозуга китерәчәк, ә Русиянең күп кенә төбәкләреннән канун өлгесенә бәйле имамнар һәм дини берләшмәләрдән борчулы мөрәҗәгатьләр килә.

Гайнетдин мөселманнардагы гыйбадәтнең һәм дини йолаларның җәмәгать белән уздырылуын һәм анда киң даирә якыннар катнашуы турында яза.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы Мөфти Равил Гайнетдин күп фатирлы йортларда гыйбадәт кылуны чикләү канун өлгесенә каршы Путинга мөрәҗәгать итте Гайнетдин мөселманнардагы гыйбадәтнең һәм дини йолаларның җәмәгать белән уздырылуы турында яза.
  • ❤ 5
  • 🔥 4
  • ⚡ 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 18, 2026Башкортстаннан армиядәге срочникны хезмәттәшләре кыйнаган һәм аны Русиянең Украинага каршы…
  2. Oct 17, 2026Яшь фермер Самат Нәбиуллин Лениногорскида һәм Карабаш бистәсендә мәктәпләрнең химия-биолог…
  3. Oct 17, 2026Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һиндларга татар кызларына өйләнергә тәкъдим итте Казанда…
  4. Oct 17, 2026Милли телләрне кысрыклаган Путин тел сәясәте турында хисаплар таләп итә Русия президенты В…
  5. Oct 16, 2026Уфада шулай ук эшче мигрантларны тикшерү рейды узган 60 кешене Русиядән чыгарып җибәрәчәкл…
  6. Oct 16, 2026Петербурның Печән базары кварталында җомга намазыннан соң куәт оешмалары вәкилләре рейд уз…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →