Tiktok «Алабуга Политех» аккаунтын томалаган
Tiktok Русиянең Украинадагы баскын сугышы өчен Shahed дроннары җитештерүче ширкәт каршындагы “Алабуга Политех” көллиятенең рәсми аккаунтын томалаган. Шулай ук әлеге көллияттә дронар җитештерүне рекламлаган башка авторларның видеолары да бетерелгән. The Insider язуынча, барлыгы ким дигәндә 122 роликның юк ителүе билгеле, әмма санау әле дәвам итә.
Бетерелгәннәр арасында 11,9 миллион язылучысы булган Ян Шәймөхәммәтов (ynchq, Янчик) та бар. Ул “Алабуга” рекламы белән бәйле кимендә өч видео чыгарган булган.
Элегрәк Twitch "Алабуга Политех" оештырган Counter-Strike 2 чемпионатын трансляцияләгән стримерларның аккаунтларын томалаган иде.
▪️Русиянең Украинага каршы баскын сугышы башланганнан соң, Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасында Иранның Shahed дроннарын (Русиядә "Герань-2" дип атала) җитештерү башланды. "Алабуга Политех" студентлары да бу дроннарны җыюга җәлеп ителә диелде.
@azatliqradiosi
Post #30891
266
- 👍 3