Хакимиятләр Новосибирскида тилчә таралуын раслады
Тилчә март башында Новосибирски өлкәсендәге фермер Светлана Панина сыерларының берсендә табылган. Ләкин аның маллары 12 мартта, имеш, пастереллёз йоктыру сәбәпле юк ителгән, дип яза «7х7» басмасы һәм SibPublicFaces Telegram-каналы.
Панина хуҗалыгында 150 сарык, 40 сыер, җиде кәҗә, өч дөя һәм ике дуңгыз баласы булган. Алар да үтерелгән.
Тикшеренү нәтиҗәләре язылган документны 3 мартта Новосибирски өлкә ветеринария-санитария тәэминаты үзәге әзерләгән. Аны Новосибирски өлкәсе ветеринария идарәсе тәкъдим иткән. Әлеге идарә мәхкәмә аша фермердан хуҗалык җирлеген дезинфекцияләү өчен чистартуны таләп иткән.
Шул ук вакытта фермер сыерларына пастереллёз һәм котыру чиренә анализ ясалганмы-юкмы икәнлеге әйтелми.
▪️Русиядә малларны күпләп юк итү турында хәбәрләр февраль башында ук килә башлады. Фермерлардан малларны Новосибирски һәм Омски өлкәләрендә күпләп тартып алдылар. Аналитиклар исәпләвенчә, 2026 елның февраль-март айларында 90 меңгә кадәр баш терлек юк ителгән булырга мөмкин.
▪️Новосибирски өлкәсе авыл хуҗалыгы министрлыгы төбәктә, имеш, пастереллёз һәм котыру чире таралуы турында белдергән иде. Малларны үтергән вакытта түрәләр фермерларга да шул ук сүзләрне әйткән.
▪️Бәйсез экспертлар хакимиятләр тилчә авыруы таралуын яшерергә тырышкан булырга мөмкин дип фаразлый.
Post #30890
262