TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #30889 262
Русия мәхкәмәсе 14 елга ирегеннән мәхрүм иткән Кырым журналисты Вилен Темерьянов хастаханәгә эләккән

Ул Дондагы Ростов шәһәрендәге 1нче тикшерү изоляторыннан хастаханәгә озатылган.

Бу хакта «Кырым теләктәшлеге» берләшмәсенә аның хатыны Эльмаз Темерьянова хәбәр иткән.

Иренең хастаханәдә булуын хатын ире белән бер камерада утыручы тоткыннарның берсенең хатыныннан белгән. Темерьяновның хатыны аның хәзер кайдалыгынбелми. Ул
Виленның кайда икәнен ачыклау өчен тикшерү изоляторына шалтыраткан. Әмма анда мондый мәгълүмат бирмәүләрен әйткәннәр. Хатын иренең хастаханәгә күчерелүен белүен әйткәч, изолятор хезмәткәре аңа шунда шалтыратырга тәкъдим иткән.

Гадәттә Ростовтагы тоткыннарны дәвалый торган 19нчы төбәкара махсус туберкулез хастаханәсендә (МОТБ-19) исә мәгълүматны рәсми мөрәҗәгатьтән соң гына бирә алуларын хәбәр иткәннәр.

🔹2022 елның 11 августында Җанкөйдә һәм Җанкөй районында Вилен Темерьянов, Энвер Крош, Сеитяй Аббозов, Мурат Мустафаев, Эдем Бекиров һәм Ринат Алиев Русия куәт оешмалары вәкилләре тарафыннан Русиядә тыелган, әмма дөнья илләренең күпчелегендә рөхсәт ителгән «Хизб ут-Тәхрир» оешмасында катнашуда гаепләнеп тоткарланган иде.

🔹Бу җинаять эшендәге төп дәлил итеп 2015 елда мәчеттә яздырылган сөйләшү аудиоязмасы күрсәтелгән. Адвокат Эмиль Курбединов фикеренчә, аны ФСБ архивларыннан сигез ел үткәч чыгарганнар: «Бу еллар дәвамында бу кешеләр җинаять эзәрлекләвенә дучар ителмәде һәм җәмгыять өчен бернинди куркыныч тудырмады».

🔹Мәхкәмә кырымнарга 13 елдан 19 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләде.
  • ❤ 1
  • 💔 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 18, 2026🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Tel…
  2. Oct 18, 2026Башкорт язучысы Ядкәр Бәширов вафат Аңа 84 яшь иде Башкорт язучысы, тарихчы, социология фә…
  3. Oct 18, 2026Башкортстаннан армиядәге срочникны хезмәттәшләре кыйнаган һәм аны Русиянең Украинага каршы…
  4. Oct 17, 2026Яшь фермер Самат Нәбиуллин Лениногорскида һәм Карабаш бистәсендә мәктәпләрнең химия-биолог…
  5. Oct 17, 2026Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һиндларга татар кызларына өйләнергә тәкъдим итте Казанда…
  6. Oct 17, 2026Милли телләрне кысрыклаган Путин тел сәясәте турында хисаплар таләп итә Русия президенты В…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →