TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #30888 274
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 7 май, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Татарстанда һәм Башкортстанда дрон һөҗүме куркынычы игълан ителде, һава аланнары очкычлар кабул итми һәм җибәрми тора. Чаллыда һәм Казанның Идел буе районында сирена яңгырый, мәктәп укучыларын идән астына төшерәләр.

🔸Русия ягыннан очып килгән дроннар янә Латвиягә төшкән. Аларның берсе Резекне шәһәрендәге нефть ширкәте җирлегенә эләккән. Янгын чыкмаган.

🔸Русия Тышкы эшләр министрлыгы чит ил дипломатик вәкиллекләрен Киевтан хезмәткәрләрен эвакуацияләргә чакырды. Мария Захарова, әгәр Киев 9 май парады вакытында Мәскәүгә һөҗүм итсә, Украина башкаласына җавап һөҗүме «котылгысыз булачак», дип белдерде.

🔸Доналд Трамп
соңгы тәүлектә АКШ белән Иран арасында «бик яхшы» сөйләшүләр узуын һәм якларның килешү төзүгә якын булуын әйтте. Сәясәтче сүзләренчә, Иран атом коралы җитештерүдән баш тарткан. Шул ук вакытта Вашингтон әле Тәһраннан үзара аңлашу турында меморандумга кул кую буенча җавап алмаган. Иранда моңа аңлатма бирмәделәр.

🔸Тверь өлкәсенең Ржев шәһәрендә Украина дроннары һөҗүменнән соң пәнҗешәмбегә каршы төндә берничә күпфатирлы йорттан якынча 350 кеше эвакуацияләнгән. Өч күпкатлы йортка зыян килгән.
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 18, 2026Башкорт язучысы Ядкәр Бәширов вафат Аңа 84 яшь иде Башкорт язучысы, тарихчы, социология фә…
  2. Oct 18, 2026Башкортстаннан армиядәге срочникны хезмәттәшләре кыйнаган һәм аны Русиянең Украинага каршы…
  3. Oct 17, 2026Яшь фермер Самат Нәбиуллин Лениногорскида һәм Карабаш бистәсендә мәктәпләрнең химия-биолог…
  4. Oct 17, 2026Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һиндларга татар кызларына өйләнергә тәкъдим итте Казанда…
  5. Oct 17, 2026Милли телләрне кысрыклаган Путин тел сәясәте турында хисаплар таләп итә Русия президенты В…
  6. Oct 16, 2026Уфада шулай ук эшче мигрантларны тикшерү рейды узган 60 кешене Русиядән чыгарып җибәрәчәкл…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →