TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #30886 290
Татарстан Югары мәхкәмәсе хөкемдарының улы Марат Гыйлманов “фейклар” тарату һәм “террорчылыкны аклау”да гаеләнеп колониягә хөкем ителгән

Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсе Марат Гыйлмановны Русия армиясе турында “ялган мәгълүмат тарату”, “экстремизмга чакыру” һәм “террорчылыкны аклау” маддәләре нигезендә гаепле дип тапкан һәм алты елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иткән. Бу хакта “ОВД-Инфо” хәбәр итә.

Шулай ук Гыйлмановка өч ел дәвамында интернетта сайтлар һәм каналлар алып бару тыелган.

Элегрәк массакүләм мәгълүмат чаралары язуынча, Маратка гаепләү “террорчылыкны аклау” маддәсе Русия хәрбиләре, ракет һөҗүмнәре, “Крокус Сити Холл”дагы теракт һәм шулай ук “СВО” (Русия хакимиятләре Украинадагы сугышны шулай дип атый – ред.) турында язылган комментарийлар аркасында белдерелгән.

Башка басмалар исә бу гаепләүнең сәбәбе итеп Таулы Карабахтагы тынычлык сакчылары турында пост астында Русия хәрбиләре турында комментарий булуын күрсәтә. Шулай ук аңа тагын ике маддә социаль челтәрләрдә калдырылган комментарийлар белән бәйле рәвештә гаеп итеп куелган, әмма ул комментарийларның эчтәлеге җәмәгатьчелеккә ачыкланмаган.

Марат 2024 елның декабрендә кулга алынганнан соң, Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары аның әтисе республиканың хөкемдарлар квалификация коллегиясе рәисе Радик Гыйлманов булуын хәбәр итте. Ул бу вазифага 2017 елда куелган булган.

Хәзер коллегия рәисе итеп Роман Давыдов күрсәтелә. 2024 елның 18 декабреннән башлап коллегия утырышларын да ул җитәкли, ә моңа кадәр аларны Гыйлманов үткәрә иде, һәм аның бу вазифадан китүе турында рәсми хәбәр булмаган.

Радик Гыйлманов Татарстан Югары мәхкәмәсе хөкемдары булып кала. Хәзер ул гражданлык эшләрен карый.

@azatliqradiosi
  • 🤯 4
  • 🤬 2
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 18, 2026Башкортстаннан армиядәге срочникны хезмәттәшләре кыйнаган һәм аны Русиянең Украинага каршы…
  2. Oct 17, 2026Яшь фермер Самат Нәбиуллин Лениногорскида һәм Карабаш бистәсендә мәктәпләрнең химия-биолог…
  3. Oct 17, 2026Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һиндларга татар кызларына өйләнергә тәкъдим итте Казанда…
  4. Oct 17, 2026Милли телләрне кысрыклаган Путин тел сәясәте турында хисаплар таләп итә Русия президенты В…
  5. Oct 16, 2026Уфада шулай ук эшче мигрантларны тикшерү рейды узган 60 кешене Русиядән чыгарып җибәрәчәкл…
  6. Oct 16, 2026Петербурның Печән базары кварталында җомга намазыннан соң куәт оешмалары вәкилләре рейд уз…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →