TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.5K subscribers
Post #30082 457
Бүген математик Азат Мифтаховның тоткарлануына җиде ел

Яшь кенә булуына карамастан, ул инде икенче тапкыр төрмәдә утыра. Мифтаховның тоткарлану тарихы болайрак:

2019 елның 1 февралендә Мәскәүдә, "Народная самооборона" анархист оешмасы эшчәнлегендә катнашуда гаепләнеп, 12 кеше тоткарлана. Алар арасында Азат Мифтахов та була. Анархистларның "Народная самооборона" берлеге үзенең "Вконтакте" битендә тоткарланган анархистларны газаплаулары турында яза. Сүз уңаеннан, Мифтахов үзенең "Народная самооборона" оешмасында торуын инкарь итә, ә оешма үзе әгъзалары турында мәгълүмат бирми.

Тоткарланучыларның берсе – Даниил Галкин әйтүенчә, аны, кыйнап, "активист Азат Мифтаховка каршы күрсәтмәләр бирергә", федераль телеканалга "анархистларны тәнкыйтьләүче комментар бирергә" күндерәләр. Һәм камерага куәт оешмалары белән хезмәттәшлек итәчәген әйттерәләр. Галкин сүзләренчә, Балашиха полиция бүлегендә ул ФСБ хезмәткәрләренең "инде кеше кыяфәте калмаган" Мифтаховка янауларын һәм кулларын каеруларын күргән һәм башка активистның акыруларын ишеткән. "Народная самооборона" язуынча, тоткарланучыларның берсе "газаплаулардан качу өчен кан тамырларын кискән һәм ниндидер дарулар эчкән". Соңрак Мифтаховның адвокаты Светлана Сидоркина тоткарлау вакытында Мифтаховны газаплаулары һәм аңа көчләү белән янаулары, вә аның, кыйнаулардан куркып, кулындагы кан тамырларын кисүе турында хәбәр итте.

Мифтаховтан башка барысы да шул ук көнне азат ителә, ә сак астында калдырылган Азатка Мәскәү өлкәсендәге Балашиха шәһәрендә шартлаткыч әзерләп, газүткәргеч шартлатырга җыенуда гаеп белдерелә. Ул гаебен танудан баш тарта һәм бу эш ялганга корылган дип белдерә. Ә теркәлү беркетмәләре 2 февральдә генә төзелә. Бу вакытта, аның кайда икәнлеген белә алмыйча, Түбән Камадан килгән әнисе Гөлнур Хөсәенова, абыйсы Гадел Фәхриев, адвокаты Светлана Сидоркина, активистлар һәм хокук яклаучылар берничә көн төрле бүлекчәләрдән Азатны эзләп йөри.

Шартлаткыч әзерләве дәлилләнмәгәч, Мифтахов сак астыннан чыгарыла, әмма изолятордан чыгуга аны, кабат тоткарлап, Тикшерү комитетына алып китәләр – "террорчылык" маддәсе буенча гаебе расланмаган Мифтаховка "хулиганлык" маддәсе (Русия Җинаять кодексының 213нче маддәсенең икенче бүлеге) нигезендә яңа эш ачалар, хәзер инде ул Хорвинодагы "Бердәм Русия" офисын яндырырга җыенуда гаепләнә. Азат үзе дә, әлеге эштә гаепләрен таныган башка фигурантлар да Мифтаховның бу эш вакытында анда булуын инкарь итә. Әмма, гаепләрен таныган, шул ук вакытта сак астына алынмаган башка фигурантлардан аермалы буларак, бер Мифтахов кына ирегеннән мәхрүм ителә, башкаларга шартлы хөкем бирелә яки алар илдән качып өлгерә.

"Бердәм Русия" офисына ут төртүдә гаепләнгән Азат Мифтахов 2021 елның 18 гыйнварында алты елга хөкем ителә.

Җәза вакыты узгач, колониядән чыкканда аны кабат тоткарлыйлар. Болар хакында Азатлык Радиосы язды.

Азатка тагын колониядә бер ел да җиде ай утырасы калды.

@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы Репрессияләр дәвам итә: Азат Мифтахов инде икенче тапкыр төрмәдә утыра Азатлык Радиосы Русиядәге сәяси тоткыннар турында даими язып бара. Бүген чыгышы белән Татарстаннан булган инде икенче тапкыр Русия төрмәсендә утыручы 31 яшьлек математик Азат Мифтаховка тукталабыз. Соңгы атнада Азатның төрмәдәге тормышына бәйле берничә яңалык…
  • ❤ 12
More from @azatliqradiosi
  1. Sep 23, 2026Ат итен ашау төрле илләрдә ничек таралган? Польшаның Катовице шәһәрендә инде берничә атна…
  2. Sep 23, 2026Башкортстанда Андрей Назаров республика парламенты рәисе, Александр Шельдяев хөкүмәт башлы…
  3. Sep 23, 2026Бүген Башкортстанга дроннар һөҗүм итте Башкортстан күгендә барлыгы 20 дрон бәреп төшерелгә…
  4. Sep 23, 2026Уфада табиблар яңа туган балалар реанимациясе бүлегенең ябылу ихтималы турында белдерде Уф…
  5. Sep 22, 2026Стәрлетамакта янгында һәлак булучылар саны дүрткә җитте Аларның өчесе - апалы-сеңелле берт…
  6. Sep 22, 2026⚡️Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендәге сәүдә үзәгендә чыккан янгында өч кеше һәлак булга…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →