Мәгарифне күзәтүче Федераль хезмәт башлыгы Анзор Музаев РФ мәктәпләрендә гарәп теле дә укытылырга мөмкин диде.
Аның сүзләренчә, әлеге телдән хәтта Бердәм дәүләт имтиханын да тапшырырга мөмкинлек тудырыла ала.
"Без Кытай өчен генә түгел, Шәрыкка да ачык" дип китерә Музаев сүзләрен "Коммерсант" басмасы.
Русия мөселманнары Диния нәзарәтендә гарәп теле дәресләре мөселман республикаларында гына түгел, мегаполисларда да популяр булачак дип саныйлар.
Ә менә Кеше хокуклары шурасы әгъзасы Кирилл Кабанов гарәп телен популярлаштыру милләтара низагларны арттырачак һәм экстремизмны таратачак дип уйлый.
Лингвистларның исә үз фикере: алар гарәп телен дөньяви мәктәпләрдә укыту яшүсмерләрне дини экстремизмнан, киресенчә, саклап торачак, ди.
Ә сез ничек уйлыйсыз? Балагызны гарәп теле дәресенә йөртер идегезме?
@azatliqradiosi
Post #19841
477
- 👍 15
- ❤ 3
- 🤣 2
- 🤡 1