TGViewer
Channel Public Channel
Тәбрис&Рәдиф

Тәбрис&Рәдиф

@tatmuz

Уй-фикерләр
Subscribers
131
Photos
87
Videos
24
Links
152
Recent Posts 15 shown
Post #452 172

Forwarded from Бакча/Кашапов

Jadidfest. Буыннар
23-24 ноябрь, Милли китапханә

Иҗади экспериментлар мәйданы, ачышлар һәм шәһәрчеләр фестивале үз эшен башлый. Быел Jadidfest буыннар темасына багышланган. Заманча татар мәдәнияте никадәр дәрәҗәдә элеккеге буыннар тәҗрибәсенә нигезләнгән? Үткән буыннарны без инкарь итә алабызмы? Мирасны заманчалаштыру яисә музейда калдыру дөресрәкме? Бу сорауларга җавапларны театр, музыка, сәнгать, күргәзмә, китаплар ярдәмендә табарга тырышырбыз.

23 ноябрь
12:00-20:00. Фойе. Нәшриятлар һәм рәссамнар ярминкәсе.
12:00 Кофе-пойнт, икенче кат. Буыннар күргәзмәсе.
13:30 Татар халык уеннары. Хөррият тирәсендә.
15:00 Күргәзмә залы: акрын уку һәм фикер алышу. Ризаэддин Фәхреддинның «Тәрбияле бала»сы турында Айгуль Тимер, Лилия Галиәхмәтова, Рәмзия Галимова,  Чулпан Галиәхмәтова, Динара Әхмәт, Фагилә Шакирова сөйләшә.
16:30 Күргәзмә залы. Нәсел микрофоны: стендап — буыннар буйлап сәяхәт. Ерак бабалар һәм үсмер балалар безнең турыда шаярта.
18:00 Конференц-зал. «Бөтен туганнарга бездән сәламнәрне тапшыр». Хат алышу турында спектакль. Регистрация буенча.

24 ноябрь
12:00-20:00. Фойе. Нәшриятлар һәм рәссамнар ярминкәсе.
12:00 Кофе-пойнт, икенче кат. Буыннар күргәзмәсе.
12:00 Конференц-зал. Видео-проект. 100 татар шигыре, 1924-2024.
13:00. Күргәзмә залы. Лекторий.
13:00 «Ясалма фәһем (интеллект) һәм гаилә: ChatGPT кебек технологияләр өй тормышын ничек үзгәртә?». Райнур Хәсәнов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.
14:00 «Акъәби безгә нәрсәне васыять итә?» (Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре буенча). Ландыш Әбүдәрова, язучы, журналист, «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе.
15:00 «Төркиядә табылган татар эзләре:  дин әһелләренең мөһаҗирлектәге дәвамчылары». Айзирәк Гәрәева-Акчура, язучы, журналист.
16:00 Ачык сөйләшү: «Югалган көндәлек гадәтләр».  Гыйләҗевлар, Лероннар.
17:00 Кофе-пойнт, икенче кат. Комикслар җыентыгын тәкъдим итү һәм тарату.
18:00 Конференц-зал. Концерт. Милли музыка оркестры солистлары. Композиторлар: Солтан Габәши, Салих Сәйдәшев, Шамил Шәрифуллин, Бату Мөлеков, Миләүшә Хәйруллина, Айдар Ниязов.
  • 👍 2
Post #451 291

Forwarded from ТАТФОРУМ

Yummy Music лейблы тәкъдим итә: Радиф Кашаповның «Моң. Аңлатма» фильмы.
21 июнь, 19.00.
Татарстан Республикасының Милли китапханәсе, конференцияләр залы.

Тизерны карыйк!
https://www.youtube.com/watch?v=KMWIIiDwHsg&feature=youtu.be

«Моң» сүзенең аңлатмалы сүзлектә биш мәгънәсе бар: кайгы, эчке халәт, көй ... Ләкин бу сүзне төгәл тәрҗемә итеп булмый. Бу безнеке, татарныкы. Озын көйләр, моңсу җырлар, хатирәләр... Бу бер үк вакытта шатлык та, кайгы да, хәзергесе дә, үткәне дә, әрнү дә, ләззәт тә.

Моңны аңлатып буламы? Бу сорау белән без җырчыларга, тарихчыларга, тел белгечләренә, шагыйрьләргә, композиторларга мөрәҗәгать иттек һәм искиткеч нәтиҗәләргә килдек. Моң яшәячәк, ләкин аның өчен вакыт кирәк.

Фильм белгечләре арасында: "Моң" буенча диссертациясе язган автор, консерватория ректоры, кылкубыз ясаучы оста, архитектор, төрки кулъязмаларны тикшерүче, хәтта Илһам Шакиров үзе.

Фильм рус субтитрлары белән күрсәтеләчәк.
Теркәлү https://nbrt.timepad.ru/event/2930752/
YouTube «Моң. Аңлатма» (тизер) Лейбл Yummy Music представляет: фильм Радифа Кашапова «Моң. Аңлатма» («Мон. Объяснение»). Национальная библиотека РТ, конференц-зал 21 июня, 19.00. Вход — по регистрации. https://nbrt.timepad.ru/event/2930752/ Фильм идет с русскими субтитрами. Фильм…
  • ❤ 2
Post #450 285

Forwarded from Татарские комиксы. Татарча комикслар🎬

15 апреля отмечаются два праздника - Международный день культуры и Всемирный день искусства.

Всемирный день искусства создан с целью популяризации творческой деятельности во всем мире.  

Мы поздравляем всех причастных, мечтаем, чтобы в мире было больше творчества, творческих людей и творческого приспособления! 🌸

И в честь этого праздника мы сделали скидку на наш комикс на https://kazanexpress.ru/product/tatarskie-komiksy-tatar-khatyn-kyzlary-2401969
  • ❤ 3
Post #449 260

Forwarded from Татарские комиксы. Татарча комикслар🎬

Ташламалар! Скидки!

Казан Экспресс сайтында 3 китап калды һәм без аларга ташлама ясадык. 36 сәгать дәвам итәчәк. Алып өлгерегез!

https://kazanexpress.ru/product/tatarskie-komiksy-tatar-khatyn-kyzlary-2401969

На Казань Экспрессе осталось 3 книги и мы на них сделали скидку. Действует в течение 36 часов. Успейте купить!
  • ❤ 2
Post #448 255

Forwarded from Бакча/Кашапов

«Татар хатын-кызлары» (12+) комикслар җыентыгың тәкъдим итү. Чакырабыз, килегез!
3 февраль, 15.00. Милли китапханә, күргәзмә залы. Регистрация.

«Татар хатын-кызлары» - ул дүрт каһарман турында сөйләүче хикәяләр:
беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская; беренче татар хатын-кыз композиторы Сара Садыйкова; беренче татар хатын-кыз математик Сара Шакулова; беренче татар хатын-кыз пилот, Советлар Берлеге каһарманы Мәгубә Сыртланова.

Текстлар - Рәдиф Кашапов. Рәссамнар: Наталья Якунина (Өфә), Юлия Галиәкбәрова (Казан), Руслан Ибраһимов (Казан), Арина Филиппова (Раменское). Проект җитәкчесе - Регина Гаязова.

3 февральдә китапны махсус бәядән сатып алырга булыр. Командабыз комиксны җитештерүе турында сөйләр. «Мастера» платформасы үзенең эшчәнлеге турында бәян итәчәк. Шулай ук без «Татар кызы каһарман була аламы?» исемле дискуссия оештырабыз.

Игътибар: чара татар телендә барачак (аерым очракларда сөйләүчеләр русчага күчә ала).
  • ❤ 3
Post #447 244

Forwarded from Бакча/Кашапов

Jadidfest: Фатих Әмирхан

28-29 октябрьдә Милли китапханәдә
яңа татар мәдәнияте фестивале Jadidfest узачак. Аның быелгы темасы – Фатих Әмирхан. Татар язучысы, драматургы, публицисты иҗатына нигезләнгән эксперименталь чараларга рәхим итегез.

28 октябрь

12.00-21.00 Нәшриятләр һәм иллюстраторлар ярминкәсе. Фойе.

12.00-21.00 «Киләчәк үткән заман» күргәзмәсен ачык форматта җыю. 50 катнашучы киләчәккә үз бүләкләрен тапшыра. Фойе.

13.00 «О Фатихе Амирхане» - лекция на русском языке. Конференц-зал. Лена Тябина, старший научный сотрудник литературного музея Габдуллы Тукая.

14.30 Фатих Амирхан турында комиксны тәкъдим итү. Презентация комикса о Фатихе Амирхане. Бер китап, сигез автор: иҗади процессны ачыклау, китапны тарату. Кофе-пойнт, икенче кат. Ике телдә.

16.00 «Фатих Әмирхан борчулары», инклюзив перформанс. Авторлар: Сәидә Минубаева, Миләүшә Ризванова. MOÑ.

18.30 «Әмирхан Казаны» видео-гидын тәкъдим итү: инклюзия күзлегеннән башкалабыз нинди?

19.00 «Спектакль алдыннан». Тәмамланмаган пьеса нигезендә. «D'әrt» һәвәскәрләр труппасы. Режиссер - Әминә Миндиярова. MOÑ.

29 октябрь

12.00-21.00 Нәшриятләр һәм иллюстраторлар ярминкәсе. Фойе.

12.00 «Киләчәк үткән заман» күргәзмәсен ачу. Открытие выставки «Будущее прошедшее время». Фойе.

12.30 «Акрын укулар»: текст, музыка, ASMR. Конференц-зал.

15.00 «Фатих Әмирхан турында» татарча лекция. Конференц-зал.  Ләйсән Медведева, Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре.

16.00 Стендап: «Шалт, Мөхәммәтҗан!» проекты резидентлары Әмирханның сатирик әсәрләре нигезендә чыгышлар ясыйлар. Музыкаль зал.

18.00 «Сания»гә иярәп»: Айдар Ниязов җитәкчелегендәге милли оркестр беренче татар операсыннан өзекләр уйный. Шулай ук программада — Солтан Габәшинен башка әсәрләре.«Сания» операсы премьерасы 1925 нче елда уза. Композиторлар: Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәмәтов, Василий Виноградов. Либретто: Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәмәтов, Фатих Әмирхан.  Конференц-зал.

Аерым күрсәтелмәгән очракларда чаралар татар телендә бара.
Чараларга керер алдыннан регистрация үтәргә сорыйбыз.
Post #446 216

Forwarded from Фатих Әмирхан

Фатих Әмирхан II истәлеге:

Мин «Әл-ислах» редакциясендә утырдым да кайтырга җыена башладым. Фатих, утырган җиреннән тәрәзәгә таба карап, бик җитди кыяфәт белән миннән: «Кара әле, тышта пычракмы?» - дип сорады.

Мин: «Пычрак», - дип җавап бирдем.

— «Алай булгач, барып чыкмады инде», - дип куйды бу.
— «Нәрсә барып чыкмый пычрак булгач?» – дим.
— «Юк, - ди, – сине бераз озата барып, һава алмаштырып керимме әллә дип уйлаган идем, пычрак булгач, булмый инде, калошларым өйдә калган иде, һаман китереп җиткерәлмиләр,» - ди.

#факт
  • ❤ 1
Post #445 272

Forwarded from Ямьле музыка

Кыскасы, яңа альбом!
qaynar – ATNCHKLR
Тыңларга | Слушать

"Альбом ATNCHKLR (Атынчыклар) 2022нче елдагы проблемалар һәм XX гасыр башы каһарманнары турында сөйли. Быел без Алтай телендә сингллар чыгарырга һәм аудио-әкият яздырырга телибез", - ди лаборатория катнашучылары.
  • ❤ 3
Post #444 271

Forwarded from Че гуглит татар кызы

Татарча стендап – киләсе сишәмбе!🎙

🗓 21 февраль, 21:00
📍 Бауман ур. 44, StandUp Club Kazan ("Родина" үзәге, 3 этаж)

💸 Керү бушлай, депозит 300 сум (ул акчага үзегезгә ашарга/эчәргә заказ бирә аласыз)
💸 Вход бесплатный, депозит 300 рублей (эту сумму можно потратить на заказ еды/напитка)

👉 Алдан теркәлергә кирәк — необходима предварительная регистрация: https://iframeab-pre6225.intickets.ru/seance/13302343/
  • 👍 2
Post #442 310

Forwarded from ТАТАРЧА СТЕНДАП (Рамиль Агдеев)

Иртәгә! 13 декабрь!
"Шалт Мөхәммәтҗан" проектының теле-версиясен төшерәбез! 💪🏻

18:00 беренче концерт (ике тапшыру төшерәбез)
Билетлар https://iframeab-pre6791.intickets.ru/seance/13031782/
21:00 икенче концерт (ике тапшыру төшерәбез)
Билетлар https://iframeab-pre6791.intickets.ru/seance/13031789/
  • 👍 1
Post #435 258
JADIDFEST 2022 – бу, әйдә киттек!
Тулы программаны саклап куй! Сохраняй полную программу JADIDFEST 2022🪄

Теркәлергә онытма👇🏻
💭 «Тел ачылу: гаиләдә, урамда» – татар телен өйрәнүдә очрый торган проблемалар.
Теркәлергә: https://yummy-music.timepad.ru/event/2215541/.

💭 «Сәгать саен бер җыр» – балалар өчен яңа җырлар һәм музыка иҗат итү лабораториясе.
Теркәлергә: https://yummy-music.timepad.ru/event/2221048/.

💭 Әти-әниләр өчен психолог белән очрашу. Гүзәл Хисмәтуллина. Балалар һәм яшүсмерләр, җенси тәрбия.
Теркәлергә: https://yummy-music.timepad.ru/event/2218617/.

💭 Национальное кино и анимация. Совместно с «Временем кино».
Теркәлергә: https://yummy-music.timepad.ru/event/2217204/.

💭 «Укымыш» – «САФ» балалар радиосы белән бергә татар телендә әсәрләр уку.
Теркәлергә: https://yummy-music.timepad.ru/event/2220485/.

💭 «Китап ясау» – китап-панорама ясау буенча мастер-класс.
Теркәлергә: https://yummy-music.timepad.ru/event/2220586/.

💭 Мини-спектакль әзерләү буенча гаилә лабораториясе.
Теркәлергә: https://yummy-music.timepad.ru/event/2210957/.

💭 «Шигырь лабораториясе» – шигырь язу һәм зин чыгару.
Катнашучы анкетасы: https://clck.ru/32XBCJ.

💭 Музыкаль кичә. Almet Music Lab альбомы презентациясе.
Билетлар https://yummymusic.ticketscloud.org.
yummy-music.timepad.ru JADIDFEST: “Тел ачылу: гаиләдә, урамда” лекторие / События на TimePad.ru JADIDFEST кысаларында туган телгә кагылышлы темага алты лектор чыгыш ясаячак.
Post #432 234

Forwarded from Бакча/Кашапов

Tat Cult Fest 2022
30.08, Милли китапханә/Национальная библиотека РТ

Большая сцена / Зур сәхнә
15:00 Ак Бүре (Набережные Челны)
15:30 Тимур Ямалов (Башкортостан)
16:30 Оммаж
17:30 Yummy Music Band и Алинә Шәрипҗанова
18:30 KGB (Эстония/Татарстан)
19:30 Namgar (Бурятия)
20:30 Gauga

Малая сцена / Кече сәхнә
15:00 Tat Kid Lab
15:30 noor (Москва/СПб)
16:00 Baradj
17:00 qaynar
18:00 Чалама (Тыва)
19:00 Juna
20:00 Hagrin (Калмыкия)
21:00 Усал, K-Ru

Перформансы / Перформанслар
18.00 360˚. Театр. Акт
20.30 Әкият. Нурбәк Батулла, Ислам Вәлиев, Сугдэр Лудуп, TanyaMist

Кино
12:00 Архив фонда «Прометей», «Республика 99», «Генетически не так», «Туңган як: Суоми».

19.00 3D-маппинг

Для детей/Балалар өчен
11.00-16.00 «САФ» балалар радиосы белән китаплар укыйбыз

Весь день / Көне буе: мультимедийная выставка / мультимедияле күргәзмә, детская зона от «Ак Барс Дом», фудкорт, чиллаут-зона в MOÑ / MOÑда ял итү зонасы
Older posts →

About this channel

How can I read @tatmuz without a Telegram account?
TGViewer shows the public web preview Telegram publishes for Тәбрис&Рәдиф: recent posts, photos, videos and the subscriber count, with no app, login or account.
How many subscribers does Тәбрис&Рәдиф have?
Тәбрис&Рәдиф (@tatmuz) has 131 subscribers on Telegram, refreshed roughly every 30 minutes.
Does Тәбрис&Рәдиф know I viewed it here?
No. Public channel previews carry no viewer identity, and TGViewer has no accounts or tracking of what you look up.
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →