TGViewer
Тәбрис&Рәдиф Тәбрис&Рәдиф @tatmuz · 131 subscribers
Post #452 172

Forwarded from Бакча/Кашапов

Jadidfest. Буыннар
23-24 ноябрь, Милли китапханә

Иҗади экспериментлар мәйданы, ачышлар һәм шәһәрчеләр фестивале үз эшен башлый. Быел Jadidfest буыннар темасына багышланган. Заманча татар мәдәнияте никадәр дәрәҗәдә элеккеге буыннар тәҗрибәсенә нигезләнгән? Үткән буыннарны без инкарь итә алабызмы? Мирасны заманчалаштыру яисә музейда калдыру дөресрәкме? Бу сорауларга җавапларны театр, музыка, сәнгать, күргәзмә, китаплар ярдәмендә табарга тырышырбыз.

23 ноябрь
12:00-20:00. Фойе. Нәшриятлар һәм рәссамнар ярминкәсе.
12:00 Кофе-пойнт, икенче кат. Буыннар күргәзмәсе.
13:30 Татар халык уеннары. Хөррият тирәсендә.
15:00 Күргәзмә залы: акрын уку һәм фикер алышу. Ризаэддин Фәхреддинның «Тәрбияле бала»сы турында Айгуль Тимер, Лилия Галиәхмәтова, Рәмзия Галимова,  Чулпан Галиәхмәтова, Динара Әхмәт, Фагилә Шакирова сөйләшә.
16:30 Күргәзмә залы. Нәсел микрофоны: стендап — буыннар буйлап сәяхәт. Ерак бабалар һәм үсмер балалар безнең турыда шаярта.
18:00 Конференц-зал. «Бөтен туганнарга бездән сәламнәрне тапшыр». Хат алышу турында спектакль. Регистрация буенча.

24 ноябрь
12:00-20:00. Фойе. Нәшриятлар һәм рәссамнар ярминкәсе.
12:00 Кофе-пойнт, икенче кат. Буыннар күргәзмәсе.
12:00 Конференц-зал. Видео-проект. 100 татар шигыре, 1924-2024.
13:00. Күргәзмә залы. Лекторий.
13:00 «Ясалма фәһем (интеллект) һәм гаилә: ChatGPT кебек технологияләр өй тормышын ничек үзгәртә?». Райнур Хәсәнов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.
14:00 «Акъәби безгә нәрсәне васыять итә?» (Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре буенча). Ландыш Әбүдәрова, язучы, журналист, «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе.
15:00 «Төркиядә табылган татар эзләре:  дин әһелләренең мөһаҗирлектәге дәвамчылары». Айзирәк Гәрәева-Акчура, язучы, журналист.
16:00 Ачык сөйләшү: «Югалган көндәлек гадәтләр».  Гыйләҗевлар, Лероннар.
17:00 Кофе-пойнт, икенче кат. Комикслар җыентыгын тәкъдим итү һәм тарату.
18:00 Конференц-зал. Концерт. Милли музыка оркестры солистлары. Композиторлар: Солтан Габәши, Салих Сәйдәшев, Шамил Шәрифуллин, Бату Мөлеков, Миләүшә Хәйруллина, Айдар Ниязов.
  • 👍 2
More from @tatmuz
  1. Jun 18, 2024Yummy Music лейблы тәкъдим итә: Радиф Кашаповның «Моң. Аңлатма» фильмы. 21 июнь, 19.00. Та…
  2. Apr 15, 202415 апреля отмечаются два праздника - Международный день культуры и Всемирный день искусств…
  3. Mar 18, 2024Ташламалар! Скидки! Казан Экспресс сайтында 3 китап калды һәм без аларга ташлама ясадык. 3…
  4. Jan 29, 2024«Татар хатын-кызлары» (12+) комикслар җыентыгың тәкъдим итү. Чакырабыз, килегез! 3 февраль…
  5. Oct 6, 2023Jadidfest: Фатих Әмирхан 28-29 октябрьдә Милли китапханәдә яңа татар мәдәнияте фестивале J…
  6. Sep 30, 2023Фатих Әмирхан II истәлеге: Мин «Әл-ислах» редакциясендә утырдым да кайтырга җыена башладым…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →