Jadidfest: Фатих Әмирхан
28-29 октябрьдә Милли китапханәдә яңа татар мәдәнияте фестивале Jadidfest узачак. Аның быелгы темасы – Фатих Әмирхан. Татар язучысы, драматургы, публицисты иҗатына нигезләнгән эксперименталь чараларга рәхим итегез.
28 октябрь
12.00-21.00 Нәшриятләр һәм иллюстраторлар ярминкәсе. Фойе.
12.00-21.00 «Киләчәк үткән заман» күргәзмәсен ачык форматта җыю. 50 катнашучы киләчәккә үз бүләкләрен тапшыра. Фойе.
13.00 «О Фатихе Амирхане» - лекция на русском языке. Конференц-зал. Лена Тябина, старший научный сотрудник литературного музея Габдуллы Тукая.
14.30 Фатих Амирхан турында комиксны тәкъдим итү. Презентация комикса о Фатихе Амирхане. Бер китап, сигез автор: иҗади процессны ачыклау, китапны тарату. Кофе-пойнт, икенче кат. Ике телдә.
16.00 «Фатих Әмирхан борчулары», инклюзив перформанс. Авторлар: Сәидә Минубаева, Миләүшә Ризванова. MOÑ.
18.30 «Әмирхан Казаны» видео-гидын тәкъдим итү: инклюзия күзлегеннән башкалабыз нинди?
19.00 «Спектакль алдыннан». Тәмамланмаган пьеса нигезендә. «D'әrt» һәвәскәрләр труппасы. Режиссер - Әминә Миндиярова. MOÑ.
29 октябрь
12.00-21.00 Нәшриятләр һәм иллюстраторлар ярминкәсе. Фойе.
12.00 «Киләчәк үткән заман» күргәзмәсен ачу. Открытие выставки «Будущее прошедшее время». Фойе.
12.30 «Акрын укулар»: текст, музыка, ASMR. Конференц-зал.
15.00 «Фатих Әмирхан турында» татарча лекция. Конференц-зал. Ләйсән Медведева, Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре.
16.00 Стендап: «Шалт, Мөхәммәтҗан!» проекты резидентлары Әмирханның сатирик әсәрләре нигезендә чыгышлар ясыйлар. Музыкаль зал.
18.00 «Сания»гә иярәп»: Айдар Ниязов җитәкчелегендәге милли оркестр беренче татар операсыннан өзекләр уйный. Шулай ук программада — Солтан Габәшинен башка әсәрләре.«Сания» операсы премьерасы 1925 нче елда уза. Композиторлар: Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәмәтов, Василий Виноградов. Либретто: Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәмәтов, Фатих Әмирхан. Конференц-зал.
Аерым күрсәтелмәгән очракларда чаралар татар телендә бара.
Чараларга керер алдыннан регистрация үтәргә сорыйбыз.
Post #447
244
Forwarded from Бакча/Кашапов