TGViewer
Тәбрис&Рәдиф Тәбрис&Рәдиф @tatmuz · 131 subscribers
Post #451 291

Forwarded from ТАТФОРУМ

Yummy Music лейблы тәкъдим итә: Радиф Кашаповның «Моң. Аңлатма» фильмы.
21 июнь, 19.00.
Татарстан Республикасының Милли китапханәсе, конференцияләр залы.

Тизерны карыйк!
https://www.youtube.com/watch?v=KMWIIiDwHsg&feature=youtu.be

«Моң» сүзенең аңлатмалы сүзлектә биш мәгънәсе бар: кайгы, эчке халәт, көй ... Ләкин бу сүзне төгәл тәрҗемә итеп булмый. Бу безнеке, татарныкы. Озын көйләр, моңсу җырлар, хатирәләр... Бу бер үк вакытта шатлык та, кайгы да, хәзергесе дә, үткәне дә, әрнү дә, ләззәт тә.

Моңны аңлатып буламы? Бу сорау белән без җырчыларга, тарихчыларга, тел белгечләренә, шагыйрьләргә, композиторларга мөрәҗәгать иттек һәм искиткеч нәтиҗәләргә килдек. Моң яшәячәк, ләкин аның өчен вакыт кирәк.

Фильм белгечләре арасында: "Моң" буенча диссертациясе язган автор, консерватория ректоры, кылкубыз ясаучы оста, архитектор, төрки кулъязмаларны тикшерүче, хәтта Илһам Шакиров үзе.

Фильм рус субтитрлары белән күрсәтеләчәк.
Теркәлү https://nbrt.timepad.ru/event/2930752/
YouTube «Моң. Аңлатма» (тизер) Лейбл Yummy Music представляет: фильм Радифа Кашапова «Моң. Аңлатма» («Мон. Объяснение»). Национальная библиотека РТ, конференц-зал 21 июня, 19.00. Вход — по регистрации. https://nbrt.timepad.ru/event/2930752/ Фильм идет с русскими субтитрами. Фильм…
  • ❤ 2
More from @tatmuz
  1. Nov 19, 2024Jadidfest. Буыннар 23-24 ноябрь, Милли китапханә Иҗади экспериментлар мәйданы, ачышлар һәм…
  2. Apr 15, 202415 апреля отмечаются два праздника - Международный день культуры и Всемирный день искусств…
  3. Mar 18, 2024Ташламалар! Скидки! Казан Экспресс сайтында 3 китап калды һәм без аларга ташлама ясадык. 3…
  4. Jan 29, 2024«Татар хатын-кызлары» (12+) комикслар җыентыгың тәкъдим итү. Чакырабыз, килегез! 3 февраль…
  5. Oct 6, 2023Jadidfest: Фатих Әмирхан 28-29 октябрьдә Милли китапханәдә яңа татар мәдәнияте фестивале J…
  6. Sep 30, 2023Фатих Әмирхан II истәлеге: Мин «Әл-ислах» редакциясендә утырдым да кайтырга җыена башладым…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →