TGViewer
Гыйлем Гыйлем @gylem · 635 subscribers
Post #1163 1.15K
Упсала университеты галимнәре Тетрис уенының психик сәламәтлеккә файдасын ачыклаган. 20 минут булса да уйнап алган очракта, баш миенә тискәре хатирәләрне җиңеп чыгу һәм стресстан котылу җиңелрәк була икән. Бу исә җәрәхәттән соңгы стресс тайпылышыннан (post-traumatic stress disorder (PTSD) арынырга булыша.

Баш миен визуаль һәм киңлеккә бәйле биремнәрне башкарырга күбрәк көч сарыф иткән арада, аны «яңадан кузгатып җибәрергә» һәм агымдагы процесска игътибар юнәлтергә була. Нәтиҗәдә, үткән хатирәләр тоныграк һәм җиңелрәк кабул ителә башлый.

Бу фактларны ачыклар өчен 15 ел дәвамында эзләнү эшләре алып барылган. COVID-19 пандемиясе вакытында даими стресста эшләүче табиблардан контроль төркемнәр булдырылган һәм җанлы эксперимент алып барылган.
  • 🔥 11
  • 👍 4
  • 👏 2
  • 😱 2
  • 🤔 1
More from @gylem
  1. Jun 1, 2026Бу айның беренче чәршәмбесендә Йортта катлаулы теманы күтәрергә уйладык. Ул татар телендә…
  2. Oct 6, 2025⚡️Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге иммун толерантлыгына кагылышлы ачыш өчен…
  3. Apr 24, 2025#Татар_радиоуниверситеты П Р Е М Ь Е Р А ! 🎙️Без сезнең игътибарга өр-яңа проектыбызны тә…
  4. Apr 12, 2025🚀🌏👨‍🚀 БҮГЕН Россиядә Космонавтика көнен, ә дөньяда исә Халыкара кешенең галәмгә очу кө…
  5. Apr 6, 2025✨ 12 апрельдә Татар китабы йортында «Галәм көне» узачак Космонавтика көне уңаеннан «Гыйлем…
  6. Feb 14, 2025Галим Каюм Насыйриның туган көне — татар телендәге һәм татар фәне көне дә. Котлы булсын! Г…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →