TGViewer
Гыйлем Гыйлем @gylem · 635 subscribers
Post #1171 623

Forwarded from Институт прикладной семиотики АН РТ

⚡️Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге иммун толерантлыгына кагылышлы ачыш өчен бирелде

Быел бу бүләккә АКШ галимәсе Мэри Брунков, АКШ галиме Фред Рамсделл һәм япон галиме Шимон Сакагучи лаек дип табылды.

Бүләк аларга "периферик иммун толерантлыгына кагылышлы ачышлары өчен" бирелде.

Мэри Брунков (1961) — Сиэтл шәһәрендәге Системалы биология институты хезмәткәре.

Фред Рамсделл (1960) — Сан-Франциско шәһәрендәге Sonoma Biotherapeutics ширкәте киңәшчесе.

Шимон Сакагучи (1951) — Осака университеты профессоры.

▪️2024 елда физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләгенә АКШ галимнәре Виктор Эмброс һәм Гэри Равкан лаек дип табылган иде. Бүләк аларга "микроРНКны ачу һәм геннарны көйләүдә аның ролен тикшерү" өчен бирелде.

▪️Физиология һәм медицина өлкәсендәге бүләк Нобель атнасын ачып җибәрә. 7 октябрь – физика, 8 октябрь – химия, 9 октябрь – әдәбият өлкәсендә җиңүчеләр билгеле булачак. 10 октябрь Тынычлык бүләге, ә 13 октябрь икътисад өлкәсендәге бүләк иясен атаячаклар.

▪️Нобель бүләгенең акчалата күләме – 11 млн швед кроны. Хәзерге курс белән бу бер миллионнан артык АКШ доллары.

#Нобель_бүләге

TatSoft | @ipsanrt
  • ❤ 12
  • 🤔 1
More from @gylem
  1. Jun 1, 2026Бу айның беренче чәршәмбесендә Йортта катлаулы теманы күтәрергә уйладык. Ул татар телендә…
  2. Apr 24, 2025#Татар_радиоуниверситеты П Р Е М Ь Е Р А ! 🎙️Без сезнең игътибарга өр-яңа проектыбызны тә…
  3. Apr 12, 2025🚀🌏👨‍🚀 БҮГЕН Россиядә Космонавтика көнен, ә дөньяда исә Халыкара кешенең галәмгә очу кө…
  4. Apr 6, 2025✨ 12 апрельдә Татар китабы йортында «Галәм көне» узачак Космонавтика көне уңаеннан «Гыйлем…
  5. Feb 14, 2025Галим Каюм Насыйриның туган көне — татар телендәге һәм татар фәне көне дә. Котлы булсын! Г…
  6. Oct 1, 2024Киләчәк синеке булсын дисәң, аңа бүген үк әзерлән. Малькольм X
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →