TGViewer
Гыйлем Гыйлем @gylem · 635 subscribers
Post #1169 759
Audio
#Татар_радиоуниверситеты
П Р Е М Ь Е Р А !

🎙️Без сезнең игътибарга өр-яңа проектыбызны тәкъдим итәбез. Без аны ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерлибез. Яңа проектыбызның исеме – “Татар радиоуниверситеты”!

☝🏻Әлеге тапшыруның максаты – фәнни-популяр белем аша татар телен популярлаштыру. Соңгы дистә елда халык арасында: “Татар теле – фән теле түгел” дигән ялгыш караш киң таралды. Ләкин шул ук вакытта татар телен камил белгән бер буын яшь галимнәр үсеп җитте. “Татар радиоуниверситеты” проекты Сезне алар белән янә бер очраштырырга булды.


🧑🏻‍🔬“Татар радиоуниверситеты”нда без фәннең төрле өлкәләре турында сөйләшәчәкбез. Бүген исә анатомия, кеше сәламәтлеге турында әңгәмә көтелә.
Бүгенге остазыбыз – КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институты укытучысы Айзирәк Марсель улы Садыйков.

Тапшыру ошадымы? Үз фикерләрегезне комментарийда калдырыгыз! 👇🏻
🎧 @radiotatarstanafm
  • ❤ 13
  • 👍 5
  • 🔥 4
More from @gylem
  1. Jun 1, 2026Бу айның беренче чәршәмбесендә Йортта катлаулы теманы күтәрергә уйладык. Ул татар телендә…
  2. Oct 6, 2025⚡️Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге иммун толерантлыгына кагылышлы ачыш өчен…
  3. Apr 12, 2025🚀🌏👨‍🚀 БҮГЕН Россиядә Космонавтика көнен, ә дөньяда исә Халыкара кешенең галәмгә очу кө…
  4. Apr 6, 2025✨ 12 апрельдә Татар китабы йортында «Галәм көне» узачак Космонавтика көне уңаеннан «Гыйлем…
  5. Feb 14, 2025Галим Каюм Насыйриның туган көне — татар телендәге һәм татар фәне көне дә. Котлы булсын! Г…
  6. Oct 1, 2024Киләчәк синеке булсын дисәң, аңа бүген үк әзерлән. Малькольм X
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →