TGViewer
Гыйлем Гыйлем @gylem · 635 subscribers
Post #1172 193

Forwarded from Шайхин Шәйхин

Бу айның беренче чәршәмбесендә Йортта катлаулы теманы күтәрергә уйладык. Ул татар телендә фән һәм татар фәненә нисбәтле күптәнге эшләребезнең бер дәвамы да булып тора. Димәк, 3 июньдә татарча фәлсәфә һәм татар фәлсәфәсе турында сөйләшәбез, тыңлыйбыз, хисләнәбез.

«Гыйлем» проекты традицияләрен дәвам итеп, кечкенә бер лекция укыячакмын. Анда сүз татарча философия дәреслекләре төзегән галимнәр турында булачак. Кайбер өзекләрне дә укырбыз, кызыклы булыр дип уйлыйм.

Ачык әңгәмәдә барып чыккан һәм барып чыкмаган фәлсәфи белем бирү проектлары һәм татар телендә мөстәкыйль философия корырга омтылучыларның уңышлары/уңышсызлыклары турында гәпләшергә чакырам. Казбек Гыйззәтовның философия һәм эстетика дәреслекләре турында кызларының истәлекләрен ишетү дә кызыклы булыр: анда гаять гыйбрәтле хәлләр булган икән.

Азат Вәлиев (КФУ Иҗтимагый-фәлсәфи фәннәр институтын тәмамлаган кеше, сүз уңаеннан) сез болай да яхшы белгән музей залларына башкача караш ташларга мөмкинлек бирәчәк һәм сезне озатып барачак.

Ә инде ахыргы чарабыз музей чормасында үтәчәк. Нәрсә килеп чыгасын үзем дә дулкынланып көтәм. Безнең өчен гадәти булмаган киңлектә пластик перформанс булачак.

Әйдәгез, җәйнең беренче чәршәмбе кичендә яңа белем һәм яңа эмоцияләр туплыйк.
  • ❤ 8
  • 🔥 3
More from @gylem
  1. Oct 6, 2025⚡️Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге иммун толерантлыгына кагылышлы ачыш өчен…
  2. Apr 24, 2025#Татар_радиоуниверситеты П Р Е М Ь Е Р А ! 🎙️Без сезнең игътибарга өр-яңа проектыбызны тә…
  3. Apr 12, 2025🚀🌏👨‍🚀 БҮГЕН Россиядә Космонавтика көнен, ә дөньяда исә Халыкара кешенең галәмгә очу кө…
  4. Apr 6, 2025✨ 12 апрельдә Татар китабы йортында «Галәм көне» узачак Космонавтика көне уңаеннан «Гыйлем…
  5. Feb 14, 2025Галим Каюм Насыйриның туган көне — татар телендәге һәм татар фәне көне дә. Котлы булсын! Г…
  6. Oct 1, 2024Киләчәк синеке булсын дисәң, аңа бүген үк әзерлән. Малькольм X
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →