TGViewer
Гыйлем Гыйлем @gylem · 635 subscribers
Post #1143 921

Forwarded from Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

🔬Татар язучылары арасында гомерләрен фән белән дә бәйләгән шәхесләр барлыгын белә идегезме?

Россиядә Фән көне уңаеннан язучы да, галим дә булган татар әдипләрен барладык.

Геройлар турында берничә сүз:
1. Җәвад Тәрҗеманов — балалар язучысы да, техник фәннәр кандидаты, металлар технологиясе белгече, атказанган фән эшлеклесе дә.
2. Җәүдәт Сөләйманов — техник фәннәр докторы, татар телен санаклаштыру юнәлешендә эшләгән галим һәм үзенчәлекле шагыйрь.
3. Каюм Насыйри — энциклопедист галим, язучы һәм гомумән гаҗәеп шәхес.
4. Тәлгать Галиуллин — филология фәннәре докторы, күпләрнең остазы, шигърият белгече һәм Татарстанның Халык язучысы да.
5. Фарсель Зыятдинов — күпләр аны бакчачы һәм язучы дип белә. Ул икътисад фәннәре докторы, авыл хуҗалыгы белгече, татарча икътисад дәреслекләрен язучы да.
6. Мөхәммәт Мәһдиев — Халык язучысы, Казан университеты укытучысы һәм әдәбият тарихы белгече.
7. Ризаэтдин Фәхретдин — бөек дин галиме һәм тарихчы гына түгел, әдәбият тарихына кергән язучы да.
8. Нәкый Исәнбәт — язучы, шагыйрь, драматург, Тукай бүләге иясе һәм зур галим, филолог, «Идегәй» текстын туплаучы, фольклор белгече.
9. Равил Фәхретдинов — зур тарихчы һәм археолог кына түгел, Язучылар берлеге әгъзасы, кызыклы әдәби әсәрләр авторы да.

Барлык галимнәрне һәм фән эшлеклеләрен бәйрәмнәре уңаеннан котлыйбыз!

P.S. Бу тупламага тагын кемнәрне өстәр идегез?
  • 👍 20
  • ❤ 2
More from @gylem
  1. Jun 1, 2026Бу айның беренче чәршәмбесендә Йортта катлаулы теманы күтәрергә уйладык. Ул татар телендә…
  2. Oct 6, 2025⚡️Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге иммун толерантлыгына кагылышлы ачыш өчен…
  3. Apr 24, 2025#Татар_радиоуниверситеты П Р Е М Ь Е Р А ! 🎙️Без сезнең игътибарга өр-яңа проектыбызны тә…
  4. Apr 12, 2025🚀🌏👨‍🚀 БҮГЕН Россиядә Космонавтика көнен, ә дөньяда исә Халыкара кешенең галәмгә очу кө…
  5. Apr 6, 2025✨ 12 апрельдә Татар китабы йортында «Галәм көне» узачак Космонавтика көне уңаеннан «Гыйлем…
  6. Feb 14, 2025Галим Каюм Насыйриның туган көне — татар телендәге һәм татар фәне көне дә. Котлы булсын! Г…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →