TGViewer
Channel Public Channel
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

@azatliqradiosi

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Subscribers
2.51K
Photos
11.5K
Videos
1.1K
Links
17.1K

Showing posts older than #31610 · Back to latest

Older Posts 14 shown
Post #31609 280
Йөзек салу, китап ачу, тастар тарту, ногыт салу - татарларда нинди ырым-шырымнар һәм багулар булган

Әйдә!Online татар телен өйрәтү проекты татарларда багучылык, күрәзәчәлек турында кызыклы текст әзерләгән.

Ислам күрәзәчәлекне катгый рәвештә тыйса да, татарлар тормышында багу төшенчәсе калган. Кайчак ул хәтта дин белән дә үрелеп китә.

Багучылык традицияләре турында 👉 биредә укый аласыз (мәкалә урыс телендә)

@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы Курица, кольцо, бобы и Кыйссаи Йосыф: как татары гадали на будущее Как раньше гадали татарские девушки? Да, несмотря на то, что гадание в Исламе не приветствуется, в татарском фольклоре такое явление сохранилось, пусть и в меньшем количестве, чем у других народов. Некоторые традиции характерны для кряшен. Разберем, как и…
  • ❤ 1
  • 👎 1
Post #31602 271
Бу көннәрдә Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте проекты "Idel.Реалии"га 10 ел тулды 🔥

Проектның әһәмияте турында җәмәгать эшлеклеләре, сәясәт белгечләре, журналистлар һәм активистлар сөйли ☝️

@azatliqradiosi
  • 🔥 11
  • 👍 4
  • ❤ 2
Post #31601 266
Уфада башкорт телен укучыларның 85% өйрәнә – шәһәр мәгариф идарәсе

2025-2026 уку елында Уфада дәүләт теле буларак башкорт телен 119,4 мең укучы өйрәнгән. Бу барлык укучыларның 84,9%-ын тәшкил итә. Саннар Уфа мәгариф идарәсе сайтында күрсәтелгән.

Бу күрсәткеч арта бара, ди мәгариф идарәсе. 2024-2025 уку елында башкорт телен 118 426 (84,36%) укучы өйрәнсә, 2022-2023 уку елында – 106 617 (79,32%) укучы өйрәнгән иде.

Укучыларның нинди өлеше татар телен өйрәнүе турында мәгариф идарәсе мәгълүмат китерми. 2021 елгы җанисәп саннарына күрә, шәһәрдә яшәүчеләрнең 50,7% – урыслар, 28% – татарлар, 21,2% – башкортлар.

Шәһәрнең 125 мәктәбендә 40 милләт вәкиле укый. Укыту урыс, башкорт, татар телләрендә алып барыла. Моннан тыш 10 туган тел укытыла, диелә хисапта.

Шул ук вакытта, 204 мәктәпкәчә белем бирү оешмасында – балалар бакчасында укыту һәм тәрбия туган (башкорт һәм татар) телләрендә алып барыла диелә. 14 балалар бакчасында тәрбия башкорт телендә барса, бары бер бакчада гына татар телендә алып барыла, диелә. Бу бакчада 154 бала тәрбияләнә.

Уфаның 32 балалар бакчасында татар теле аерым өйрәтелә. Узган уку елы белән чагыштырганда татарча белем алучылар саны 84 балага кимрәк (1 167 бала), ди мәгариф идарәсе.

🔹2017 елда Русия республикаларның милли телләрен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды.

Хәбәрне тулырак 👉монда укыгыз.
Азатлык Радиосы Уфада башкорт телен укучыларның 85% өйрәнә – шәһәр мәгариф идарәсе Шәһәрдә күпме укучының татар телен өйрәнүе турында саннар китерелми.
  • 👍 4
  • 😢 2
  • 🔥 1
  • 🤬 1
  • 😈 1
Post #31600 261
Украина беренче тапкыр Русиядә Ozon маркетплейсына һөҗүм итте

Шимбәгә каршы төндә Украина дроннары Самардагы Ozon маркетплейсы келәтенә һөҗүм иткән. Бу хакта губернатор Вячеслав Федорищев һәм ширкәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

500дән артык хезмәткәр эвакуацияләнгән, зыян күрүчеләр бар.

Радио Свобода һәм X социаль челтәре кулланучылары үткәргән геолокация анализы янгынның Чапаев шәһәрендә урнашкан тарату үзәгендә чыгуын күрсәтә.

Бу Идел буенда иң эре логистика үзәкләренең берсе. Аның беренче чиратының келәт мәйданы якынча 76 мең дүрткел метр тәшкил итә, анда 40 миллионнан артык товар сакларга мөмкин.

Ширкәт мондый куркынычларга алдан әзерләнгән. Июнь аенда ук ул сатучылар белән төзелгән килешүдән сугыш, атышлар һәм дроннар һөҗүме аркасында югалган тауарлар өчен компенсация түләү турындагы шартны алып ташлаган.

Шаһитлар төшергән видеолардан күренгәнчә, Новокуйбышевски нефть эшкәртү заводына да һөҗүм булган. Бу ширкәткә моңа кадәр дә Украина ягыннан берничә тапкыр һөҗүм булган иде инде.
  • ⚡ 3
  • 🔥 2
  • 🤬 1
  • 🖕 1
  • 💊 1
Post #31599 294
Бүген зурлап Чаллының 400 еллыгын уздырдылар

Шәһәрдә бәйрәм чаралары узды, кичке концертка федераль дәрәҗәдә популяр артистлар да, татар җырчылары да катнаша.

Русия президенты Владимир Путин котлау җибәрде, Мәскәү мэры Сергей Собянин килде.

Трихчыларның Чаллы 400 ел элек кенә түгел, күпкә иртәрәк барлыкка килгән дип саный.

Чаллының 400-еллыгын бәйрәм итү һәм шул рәвешле шәһәргә Казан ханлыгы яулап алынганнан соң урыслар тарафыннан нигез салынуны күрсәтү — Мәскәү сәясәтенә бәйле, дип саный тарихчылар.

Әлеге юбилей тарихи бәхәсләр уятуына карамастан, бүген Путин режимы Чаллыны бәйсез татар дәүләтчелеге чорын искә төшергән дәвер белән бәйләргә рөхсәт итми, ди алар.

Азатлык Радиосы тарихчыларның Чаллының барлыкка килүенә бәйле карашларын туплады һәм бу уңайдан тарихчы Юлай Шамилоглу белән Камил Галиевның фикерен белеште.

Мәкаләне 👉 монда укыгыз.
Азатлык Радиосы "Мәскәү һәм Путин Чаллыны борынгы шәһәр итеп күрсәтүдән курка" Чаллының 400-еллыгын бәйрәм итү һәм шул рәвешле шәһәргә Казан ханлыгы яулап алынганнан соң урыслар тарафыннан нигез салынуны күрсәтү — Мәскәү сәясәтенә бәйле, дип саный тарихчылар. Әлеге юбилей тарихи бәхәсләр уятуына карамастан, бүген Путин режимы Чаллыны…
  • 🤔 8
  • 👎 5
  • 👍 1
  • 💩 1
Post #31598 304
🕌 Киләсе елда Рамазан ае 8 февральдә башлана

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, киләсе елда изге Рамазан ае 8 февральдән 9 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Ураза 29 көн булачак.

🌙 Ураза бәйрәме — 9 мартта. Бу көн һиҗри календарь буенча 1447 елның Шәүвәл аеның беренче көненә туры килә.

🐑 Корбан бәйрәме — 16 майда.

Рамазан, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре Татарстанда һәм Башкортстанда традицион рәвештә ял көннәре булачак.
  • 👍 7
  • 🥱 3
Post #31597 282
Башкортстанда мәктәпләрдә «батырлык дәресләре» үткәрү өчен Украинага каршы сугышта катнашучылардан төркем җыймакчылар

Бу мәсьәлә республика август педагоглар киңәшмәсендә тикшерелгән, дип яза «Башинформ».

Республика хөкүмәте премьер-министры урынбасары Алексей Касьянов «ватанга тугрылык хисе булмыйча, һәрьяклап үскән шәхес була алмый», дигән.

Русиянең Украинага каршы сугышы башлаганнан соң, Русия хакимияте балалар һәм яшүсмерләр арасында идеологик пропаганданың ролен шактый көчәйтте.
  • 🤮 11
  • 💊 2
Post #31596 288
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 21 август, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләр:

🔷Украина дроннары Пермьдәге нефть эшкәртү заводына һөҗүм иткән — мониторинг каналлары

🔷Кичә Сембердә дрон һөҗүме вакытында яраланган кеше үлгән дип хәбәр итте рәсмиләр.

🔷Русия киңкүләм мобилизация үткәрергә җыенмый, дип белдерде Русиянең БМОдагы даими вәкиле Василий Небензя. Аның сүзләренчә, ул «планлаштырылмый һәм көтелми».

🔷Русия думасына кертелгән яңа канун өлгесе губернаторлар һәм оператив штаблар кабул иткән карарларны үтәмәгән өчен административ җаваплылык кертә. Аерым алганда әлеге карарлар арасында мобилизация үткәрү турындагысы да бар.

🔷Мәскәүдән соң Петербурда да бензин сатуны чикләгәннәр, дип хәбәр итә «Бумага».

🔷Украина «Маша һәм Аю» мультсериалы авторларына һәм аны таратучыларга каршы санкцияләр керткән. Сериал «Русия яклы нарративлар тарата» һәм бу Украина дәүләт иминлегенә куркыныч тудыра диелә.

🔷Барнаулдан 14 яшьлек мәктәп укучысы Иван Мальцев Росфинмониторингның «террорчылар һәм экстремистлар» исемлегендәге иң яшь кеше. Аның әтисе «Медиазона»га яшүсмерне «полиция машинасына ут төртүдә гаеплиләр, әмма ул ут төртмәгән» дип сөйләгән.

🔷Алтайның Турочак районында аучылар ике көн эчендә 12 аюны аткан. 19 августка каршы төндә бер аю Артыбаш авылы янында куелган туристик чатырдан хатын-кызны урманга өстерәп алып киткән һәм үтергән иде.
  • 👍 2
  • ❤ 1
Post #31595 277
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Галимә, татар этнографиясе белгече Рәүфә Уразманова вафат. Аңа 91 яшь булган. Фән иясе белән хушлалу иртәгә булачак, дип хәбәр итә Мәрҗани исемендәге Тарих институты. Ул озак еллар буена шушы институтта эшләде, күп фәнни хезмәтләр чыгарды, китаплар язды.
Галимә Рәүфә Уразманова белән соңгы әңгмәне 2016 елда ясаганбыз.

Азатлык Радиосына ул татарларның башка дин бәйрәмнәрендә катнашуы, урыс исемнәре кушуына бәйле күзәтүләре турында сөйләгән иде.

2019 елда аны Казанда юл чыкканда машина бәрдерде. Аның берничә җирдән умырткасы сынган иде.

Рәуфа Уразманова 91 яшендә вафат булды.

Әңгәмәне 👉 монда укырга була.
Азатлык Радиосы Рәүфә Уразманова: "Татарда яшьләр өчен кызыклы бәйрәмнәр калмады" Быел Татарстанда һәм Башкортстанда хач ману чарасында кайбер татарлар да катнашты. Тарихчы Рәүфә Уразманова моның сәбәбен татарда яшьләрне җәлеп итәрлек бәйрәмнәр калмау белән аңлата.
  • ❤ 3
  • 👍 1
Post #31594 516
Сәяси тоткын Азат Мифтахов төрмәдә утырып чираттагы фәнни эшен язган

Франциянең математика фәненә багышланган RMS (Revue de la filière mathématiques) журналында татар галиме Азат Мифтаховның фәнни эше басылып чыккан.

Журналның август санында чыккан мәкалә "Гильберт киңлегендә Чуи гипотезасы" дип аталган. Ул бу фәнни эшен Мәләкәс төрмәсендә утырган вакыттта язган. Бу хакта Азат Мифтаховка теләктәшлек белдерүче төркем хәбәр итә.

Алар аңлатуынча, төрмәдә утырган Азат математика белән шөгыльләнергә тырыша. Шартлар уңай булмаса да, ул фәнне ташламый. Мәләкәс төрмәсендә утырган вакытта ул тикшеренүләр уздырган, шуларны мәкалә итеп туплап хат итеп якыннарына юллаган. Азатка теләкләшлек күрсәтүчеләр аны Франциягә юллаган.

Аны француз математигы, Solidarité FreeAzat әгъзасы Бернар Ранде укыган, тикшергән. Аның ярдәмендә Азат Мифтаховның бу фәнни эше журналда басылып чыккан.

Мифтахов моңа кадәр фәнни эшләр язды. Бу - аны беренче тапкыр кулга алынганнан соң өченче басылып чыккан фәнни хезмәте.

Хәзерге вакытта Азат Мифтахов Харп бистәсендәге "Полярная сова" (ИК-18) колониясендә утыра. Аны "террорчылыкны аклау" эше нигезендә хөкем иттеләр. Ул 2,5 елны — төрмәдә, калган вакытын — кырыс тәртипле колониядә утырырга тиеш. Төрмәдә Сембер өлкәсендә Мәләкәстә утырды.

Мәкаләне тулырак 👉 монда укыгыз.
Азатлык Радиосы Сәяси тоткын Азат Мифтахов төрмәдә утырып чираттагы фәнни эшен язган Татар галименең математика буенча фәнни хезмәте Франциясенең фән журналында басылып чыккан. Бу эшне ул Мәләкәс төрмәсендә утырган вакытта башкарган.
  • ❤ 10
  • 👍 1
Post #31593 279
20 августта Түбән Камага ясалган һөҗүмнең һәдәфе ТАНЕКО булган

Бу хакта Украина Баш штабы хәбәр итте.


Иртәнге һөҗүм турында шәһәр мэры Радмир Беляев "уңышлы кире кагылды" дисә дә, соңрак Казан Кирмәне яраланучылар һәм җимерекләр булуын таныды.
  • 🔥 1
  • 🤯 1
Post #31592 287
Түбән Камага яңа һөҗүм: дроннар кабат сәнәгать мәйданына һөҗүм иткән, яраланучылар бар

20 августта иртән Түбән Камага янә дрон һөҗүме булган. Мэр Радмир Беляев башта һөҗүмнең «уңышлы кире кагылуы» турында хәбәр итсә дә, кешеләр сәнәгать мәйданына дроннар төшү мизгелләре видеосын чыгарды.

The Insider басмасы хәбәр иткәнчә, төп һөҗүм «ТАНЕКО» («Татнефть») нефть эшкәртү ширкәтенә туры килгән. Объектта янгын чыгу урынын NASAның FIRMS спутник системасы теркәгән.

Соңрак Казан Кирмәне республикадагы сәнәгать кластерлары эшендә өзеклекләр булуын, шулай ук торак йортларның зыян күрүен һәм яраланучылар барлыгын танырга мәҗбүр булды.

10 августта Түбән Камага булган алдагы һөҗүм 13 кешенең гомерен өзде.
Telegram Supernova+ нижнекамск .. в очередной раз атакован нпз
  • 🔥 1
Post #31591 274
Галимә, татар этнографиясе белгече Рәүфә Уразманова вафат.

Аңа 91 яшь булган. Фән иясе белән хушлалу иртәгә булачак, дип хәбәр итә Мәрҗани исемендәге Тарих институты. Ул озак еллар буена шушы институтта эшләде, күп фәнни хезмәтләр чыгарды, китаплар язды.
  • 😭 8
  • ❤ 4
  • 😢 2
Post #31590 289
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 20 август, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләр:

🔷Русия Украинага зур һөҗүм ясаган. Киевта һәлак булучылар саны 12гә җиткән, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр дәүләт хезмәте. Һөҗүм шулай ук Киев, Харьков, Житомир, Одесса һәм илнең башка өлкәләренә дә кагылган.

🔷Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев бүген иртән дрон һөҗүменең кире кагылуы турында хәбәр итте.

🔷Украина «Тамань» электр подстанциясенә һөҗүм иткән, дип хәбәр итә Украинаның мониторинг каналлары. Алар мәгълүматынча, аннексияләнгән Кырымда төнлә электр тәэминәте тулысынча өзелгән. Русия билгеләгән Акъяр губернаторы шәһәрдә «электр тәэминәте вакытлыча чикләнгән» дип белдерде.

🔷Ульяновски өлкәсендә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше яраланган, дип хәбәр итте губернатор Алексей Русских.

🔷Кениядә җиде турист утырган боралак казага эләккән. CNN мәгълүматларына караганда, һәлак булучылар арасында Эквадор күзләү хезмәте башлыгы Микеле Сенси-Контуджи һәм аның хатыны, шулай ук АКШның испан телле Telemundo телеканалы баш мөдире Хосе Суарес булган.

🔷Румыния җирлегенә билгесез дрон төшкән, дип хәбәр итә илнең саклану министрлыгы. Бу хәл Украина чигенә якын, кеше яшәмәгән җирдә булган. Һәлак булучылар һәм җимереклекләр юк.
Older posts →
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →