Түбән Камага дроннар һөҗүм итүе нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган
Бүген таң белән Түбән Камага һөҗүм ясалуы турында шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте. Аның сүзләренчә, ике кеше һәлак булган, шулай ук җәрәхәтләнүчеләр дә бар.
"Торак йортка һөҗүм нәтиҗәсендә дүрт кеше җәрәхәтләнде. Аларга медицина ярдәме күрсәтелә. Тагын бер дрон агачка төшеп, яндагы машинага зыян килгән. Машинада дүрт кеше булган. Аларның икесе үлгән. Тагын икесе авыр хәлдә хастаханәдә", дип яза Беляев үз каналында.
Моннан тыш, ул сәнәгать һәм сивиль корылмаларга зыян килүен әйтте. Аның сүзләренчә, бер ширкәттә янгын чыккан. Ләкин мэр кайсы ширкәт турында сүз барганын ачыкламады.
Татарстан рәисе матбугат үзәгендә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә барлыгы 12 кеше җәрәхәтләнүе турында белдерделәр.
Беляев һөҗүмнән соң бер зыян килгән йортта яшәүчеләр белән очрашкан. Андагы кешеләр вакытлыча тору урыны - мәктәпкә күчерелгән.
Кайбер торак йортларның шулай ук тәрәзәләре һәм тәрәзә рамнары ватылган.
"Күпләрнең сирена яңгыраганнан соң беренче минутларда ук яшеренү урыннарына төшүе кешеләрнең күпләп үлеменнән саклап калды", ди Беляев.
▪️Түбән Камага моңа кадәр соңгы көчле дрон һөҗүме 10 августта ясалды. Нәтиҗәдә 13 кеше һәлак булды.
@azatliqradiosi
Post #31747
295
- 😢 4
- 🔥 1