Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле Тинчурин театрының иске бинасына күченәчәк. Медиа аны Илфир Якупов җитәкләячәк дип яза
Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казандагы Горький урамында урнашкан яңа бинага күченергә мөмкин. Бу хакта «БИЗНЕС Online» хәбәр итә.
Басма мәгълүматына караганда, ансамбль Горький урамындагы 13нче йортта урнашачак. Элек биредә Кәрим Тинчурин исемендәге театр эшләде, ул Камал театрының иске бинасына күчте.
Ансамбльдә җитәкче дә алышыначак. 2004 елдан бирле административ җитәкче вазифасын башкарган Юрий Жуков урынына 12 ел Камал театрының мөдире булган Илфир Якупов килергә мөмкин.
Ансамбль җитәкчелеге үзгәрешләрне уңай бәяли һәм яңа мәйданда беренче тамаша 30 октябрьдә булачак дип белдерә. Бу көнне “Шүрәле. Кырлай кайтавазы” премьерасы узачак. Әмма коллективта борчылу да бар. Хезмәткәрләр фикеренчә, үзгәрешләр нәтиҗәсендә ансамбль хәзерге рәвешендә эшләүдән туктарга мөмкин.
Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле — республикадагы төп профессиональ сәнгать коллективларының берсе. Аның репертуарында татар халык җырлары һәм биюләре, шулай ук башка халыкларның музыкаль әсәрләре бар.
Илфир Якупов Камал театрына яңа бина төзелгәч, урынбасар вазифасына калдырылды. Хәзер анда Илгиз Зәйниев җитәкчелек итә.
Якупов әлеге хәбәр турында журналистлар белән сөйләшергә теләмәгән.
Post #31742
285
- 🔥 2