TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31737 477
Бүген, 10 сентябрь, ана теле хакына үз-үзен ут төртеп үтергән удмурт галиме Альберт Разинны искә алдылар

Дөнья татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев үз ана теленә битараф булмаганнарны Разинны искә алып, аның портреты белән фотога төшәргә чакырды.

"2016 елдан 2019 елга кадәр ул бары Удмуртия Дәүләт Шурасында удмурт теленең аяныч хәле турында, удмуртларның югала баруы хакында удмурт телендә чыгыш ясарга тырышкан, әмма парламент җитәкчелеге аның үтенеченә битараф калган", ди Зәкиев үз Facebоok битендә.

Үзен "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте" дип танытучы төркем Алберт Разинны искә алып басып алынган халыкларга мөрәҗәгать белән чыкты.

"Аның исеме Русия империясе хакимияте астында калган барлык халыкларның милли хәтерен, телен һәм мәдәниятен юк итүгә каршы тору символына әверелде. Аның батырлыгы удмурт халкына караса да, әмма әһәмияте киңрәк. Ул татарларга, башкортларга, мариларга, эрзәннәргә, мокшаларга, карелларга, бурятларга, калмыкларга һәм бүген дә үз тарихын, телен, мәдәниятен һәм милли үзенчәлеген саклап калу хокукы өчен көрәшүче барлык башка халыкларга мөрәҗәгать итә", диелә анда.

Мөрәҗәгатьтә алар ана телен, тарихи хәтер, мәдәни мирасны яклап төрле конференцияләр, пикетлар, тыныч чаралар уздырырга чакыра.

▪️Альберт Разин (1940-2019) — Удмуртиянең атказанган фән эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, социолог, доцент. Удмурт хәрәкәте активисты, балалар удмурт телен өйрәнсен һәм аны онытмасыннар өчен көрәште.

▪️2019 елның 10 сентябрендә Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы янында кул салды. Тәненең 90 проценты янган. Кулында депутатлардан милләтне саклап калуны таләп иткән язулы плакатлары да бар иде. "Иртәгә минем телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер", диелгән иде берсендә.

▪️Русиянең рәсми мәгълүматларына күрә, 2010-2021 еллардагы соңгы җанисәпләр арасында удмурт телен белүче кешеләр саны якынча 21 процентка кимегән.

@azatliqradiosi
  • 😢 7
  • 🕊 4
  • 🔥 2
  • 🙏 2
  • ❤ 1
More from @azatliqradiosi
  1. Sep 29, 202612 елга колониягә хөкем ителгән Башкортстанның элекке транспорт министры Украинадагы сугыш…
  2. Sep 28, 2026Германиядә татарча фатирник 25 сентябрьдә Майндагы Франкфурт шәһәрендә татарча фатирник уз…
  3. Sep 28, 2026❗️Европа берлеге Рөстәм Миңнехановка каршы санкцияләр кертте Татарстан президенты Рөстәм М…
  4. Sep 28, 2026Фәрит Абдулганиев Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе итеп сайланды Татарстан парламентының бүге…
  5. Sep 28, 2026Украинага каршы баскын сугышта катнашкан генерал Александр Лапин Татарстанның вице-премьер…
  6. Sep 28, 2026Хисап пулаты Русиянең нефть-газ керемнәре быел 18 процентка кимиячәк дип фаразлый 2026 елд…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →