TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31490 356
Кичә, 7 августта Казанда Камал театры бинасы янында мәрхүм җырчы Зуля (Зөлфия) Камалова иҗатына багышланган концерт узды.

"Yummy music" продюсерлык үзәге җырчылары Камалова җырларын яңгыратты.

"Зөлфия ханым татар музыкасын дөнья күләмендә танытты, аның белән кыю экспериментлар ясарга, аны заманча һәм актуаль яңгыратырга мөмкин икәнен күрсәтте", дип белдерде продюсерлык үзәгенең матбугат хезмәте.

Камалованың җырларын Сәйдә Мөхәммәтҗанова, ILGIZ (Ильгиз Шайхразиев), Дышать (Гөлназ Шакирова), Elina (Элина Ситдыйкова), Al Su (Алсу Мансурова), Рәдиф Кашапов, Булат Шәйми башкарды.

Бу кичә Зөлфия Камалова иҗатына багышланган чаралар сериясенең бер өлеше булды.

Зуля Камаловага, исән булса, бүген 57 яшь тулыр иде. Ул 2024 елда яман шешне җиңә алмый, вафат булды. Ире һәм кызы белән Австралиядә яши иде.


Чарадан бер күренеш "Юк-бар" телеграм каналында.
Telegram Юк-бар Вайб трибьюта Зуле Камаловой
  • ❤ 10
  • 😢 3
  • 👍 2
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 6, 2026Австралиядә беренче тапкыр татар корылтае узды Australian Tatar Forum – Kurultai 2026 Адел…
  2. Oct 6, 20262026 ел физикадан Нобель бүләге АКШтагы Висконсин–Мэдисон университетында эшләүче Бельгия…
  3. Oct 6, 2026Роскомнадзор "Татар шурасы" сайтын томалаган Сайтны томалау 126нчы федераль канунның 65.1…
  4. Oct 6, 2026Мәскәү өлкәсендә дрон һөҗүменнән ике кеше һәлак булган, тугыз кеше яраланган Бу хакта Мәск…
  5. Oct 5, 2026Уфада җырчы Земфира үскән йорттагы аңа багышланган муралны прокуратура таләбе белән буяган…
  6. Oct 5, 2026Ни өчен Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе итеп сәясәтчене сайламадылар? Татарстанның сәяси…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →