Дрон Уфада төзелә торган йортка төшкән
Бүген, 9 августта, Башкортстанга дроннар һөҗүм иткән. Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, аларның берсе «Уфаның Дим районында төзелеп килүче йортка эләккән — манаралы кранга тиеп, түбәгә төшкән». Янгын чыккан, барлык хезмәтләр дә вакыйга урынында эшли. Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.
Комитетта шулай ук һөҗүмнең Уфада сәнәгать ширкәтенә дә ясалуын хәбәр иттеләр.
Бүген «Дрон куркынычы» тәртибе Пермь төбәгендә, Удмуртиядә, Чуашстанда, Татарстанда, Башкортстанда, Мордовиядә, Түбән Новгород, Ульяновски, Пенза, Самар һәм Сарытау өлкәләрендә игълан ителде.
Post #31489
338
- 🔥 2
- 👍 1