TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31487 310
Фигуралы шуучы Камилә Вәлиева халыкара ярышларда нейтраль статуста катнаша ала

Халыкара тимераякта шуучылар берлеге (ISU) фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиевага нейтраль спортчы статусы биргән. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итте.

Нейтраль статус Русия спортчыларына ISU эгидасы астында узган халыкара ярышларда Русия исеменнән чыгыш ясамыйча катнашырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта аларга дәүләт тамгаларын, шул исәптән байрак һәм гимнны, куллану тыела. Моннан тыш, спортчылар оешманың нейтраль атлетлар өчен куйган таләпләренә туры килергә тиеш.

Былтыр 25 декабрьдән Вәлиева яңадан ярышларда катнашу хокукын алды. 2024 елның гыйнварында билгеләнгән дүрт еллык дисквалификациясе тәмамланды.

Пекин Олимпиадасы барышында килеп чыккан допинг җәнҗалыннан соң 2021 елның декабреннән башлап Вәлиеваның бөтен җиңүләре гамәлдән чыгарылган иде.
  • 👎 8
  • ❤ 3
  • 🔥 2
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 6, 2026Австралиядә беренче тапкыр татар корылтае узды Australian Tatar Forum – Kurultai 2026 Адел…
  2. Oct 6, 20262026 ел физикадан Нобель бүләге АКШтагы Висконсин–Мэдисон университетында эшләүче Бельгия…
  3. Oct 6, 2026Роскомнадзор "Татар шурасы" сайтын томалаган Сайтны томалау 126нчы федераль канунның 65.1…
  4. Oct 6, 2026Мәскәү өлкәсендә дрон һөҗүменнән ике кеше һәлак булган, тугыз кеше яраланган Бу хакта Мәск…
  5. Oct 5, 2026Уфада җырчы Земфира үскән йорттагы аңа багышланган муралны прокуратура таләбе белән буяган…
  6. Oct 5, 2026Ни өчен Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе итеп сәясәтчене сайламадылар? Татарстанның сәяси…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →