TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31485 299
“Үз телем” бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Казан мэриясе хәбәр итүенчә, ,быел Русиядә Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан бәйгедә татар проектлары гына түгел, Татарстанда яшәүче Идел буе халыкларының туган телләре һәм мәдәниятенә багышланган идеяләрнең авторлары да катнашкан. Нәтиҗәдә 12 җиңүче билгеләнгән.
 
Татарлардан Фаил Баязитов (юмор аркылы татар әдәбиятын танытучы «Әрсез әдәбият» проекты), Нурислам Денисов («Сөйлә татар» веб-платформасы), Ихтыяр Кыямов (танылган татар шәхесләре турында роликлар), Айдар Ниязов (музыкаль лекцияләр), Альбина Ногманова («Җиде кыз» пластик спектакле), Тимур Сәлимов (татар телен өйрәнү өчен ясалма фәһем платформасы), Баязит Хәсәнов («Телем» мобиль кушымтасы), Булат Шәйми (акустик кичәләр) җиңгән.

Идел буе халыкларына багышланганнары арасыннан дүрт проект җиңгән. Аларның авторлары: Александра Исаева (мари телендә борынгы җырларны яздыру), Евгений Сергеев (Казанның берничә тукталышын Идел буе халыкларының мәдәнияте һәм теленә багышлап бизәү), Максим Кузнецов (удмурт теленә өйрәтүче видеороликлар төшерү) һәм «Zakaria» фолк төркеме (Идел буе халыклары телендә «Бердәм» музыкаль җыентыгын яздыру).

Барлык проектлар да ел азагына кадәр гамәлгә ашырылырга тиеш. Аларны киләсе ел башында киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәчәкләр.

«Быел безнең өчен мөһим ел – бәйгегә 5 ел. Аның үз тарихы, үз багажы бар. Иң куандырганы – елдан-ел артабыз. Безгә яшьләр карашы кирәк, яшьләр телне, мәдәниятне ничек тоя, нинди кызыксындыру юлларын тәкъдим итә ала, заманча нинди ысуллар куллана? Шәхсән минем өчен барлык финалистлар да инде җиңүчеләр, һәр проект тормышка ашарга лаек», дигән Казан шәһәре мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

▪️Быел барлыгы 80гә якын гариза бирелгән булган, шулар арасында 23е финалга чыккан.

@azatliqradiosi
Telegram milli.kzn 5 август «Мәскәү» мәдәният үзәгендә Казан Мэриясенең татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Нәтиҗәдә барлыгы 12 җиңүче билгеләнде. Ничек үткәне – кыска видеороликта🤗
  • ❤ 5
  • 🔥 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 6, 2026Австралиядә беренче тапкыр татар корылтае узды Australian Tatar Forum – Kurultai 2026 Адел…
  2. Oct 6, 20262026 ел физикадан Нобель бүләге АКШтагы Висконсин–Мэдисон университетында эшләүче Бельгия…
  3. Oct 6, 2026Роскомнадзор "Татар шурасы" сайтын томалаган Сайтны томалау 126нчы федераль канунның 65.1…
  4. Oct 6, 2026Мәскәү өлкәсендә дрон һөҗүменнән ике кеше һәлак булган, тугыз кеше яраланган Бу хакта Мәск…
  5. Oct 5, 2026Уфада җырчы Земфира үскән йорттагы аңа багышланган муралны прокуратура таләбе белән буяган…
  6. Oct 5, 2026Ни өчен Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе итеп сәясәтчене сайламадылар? Татарстанның сәяси…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →