TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31484 540
YouTube "Урыс җәмгыяте" ("Русская община") каналын томалаган
 
YouTube-ның "Урыс җәмгыят"» каналына барлыгы 1,2 миллион кеше язылган булган. Төп каналдан тыш, платформа аның резерв каналын да бетергән. Бу хакта «Урыс җәмгыяте» координаторы Андрей Ткачук белдерде.

Аның сүзләренчә, YouTube каналны бетергәндә экстремистик һәм җинаятьчел берләшмәләрне рекламалауны тыю кагыйдәсенә таянган. “Урыс җәмгыяте” бу карарга каршы чыгарга тырышкан һәм оешманың Русиядә экстремистик дип танылмавын әйткән.

Ткачук YouTube-ны русофобиядә гаепләгән.

“Урыс җәмгыяте” 2020 елда оештырылган Русиядәге милләтчел һәм хакимиятне яклаучы хәрәкәт. Хәрәкәт катнашучылары мигрантларга каршы рейдлар белән билгеле. Аларны кайвакыт куәт оешмасы вәкилләре белән бергә үткәрәләр.

"Урыс җәмгыяте" соңгы елларда Уфада да маршлар уздырды. Социаль челтәрләрдә язылганча, аларның вәкилләре империя байраклары күтәреп йөргән.

▪️Элегрәк "Русская община" каналында активистлар Южное Бутоводагы гыйбадәт йорты да канунсыз эшли дип, Мәскәү мэрына, прокуратурага, Эчке эшләр министрлыгы һәм ФСБга мөрәҗәгать итте. Алар гыйбадәтханәне ябуны, анда йөрүчеләрне хәрби комиссариатта исәпкә алуны сорады. Шуннан соң Тикшерү комитеты бу мөрәҗәгать нигезендә тикшерү башлавын хәбәр итте.

▪️Шулай ук алар Балашихада балалар бакчасы һәм саклану-сәнәгать ширкәте янәшәсендә мөселман җәмгыятенең гыйбадәт йорты өчен бина алу ихтималлыгына канәгатьсезлек белдерде. “Сова” тикшеренү үзәге чыгарган хисапта әйтелгәнчә, шәһәр хакимиятенә акланырга туры килгән һәм алар гыйбадәт йорты ачуны планлаштырмаганнарын, шулай ук бинаны дини оешма тарафыннан сатып алу килешүен килештермәгәннәрен әйткәннәр.

@azatliqradiosi
  • 🎉 10
  • 👍 7
  • 🔥 5
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 6, 2026Австралиядә беренче тапкыр татар корылтае узды Australian Tatar Forum – Kurultai 2026 Адел…
  2. Oct 6, 20262026 ел физикадан Нобель бүләге АКШтагы Висконсин–Мэдисон университетында эшләүче Бельгия…
  3. Oct 6, 2026Роскомнадзор "Татар шурасы" сайтын томалаган Сайтны томалау 126нчы федераль канунның 65.1…
  4. Oct 6, 2026Мәскәү өлкәсендә дрон һөҗүменнән ике кеше һәлак булган, тугыз кеше яраланган Бу хакта Мәск…
  5. Oct 5, 2026Уфада җырчы Земфира үскән йорттагы аңа багышланган муралны прокуратура таләбе белән буяган…
  6. Oct 5, 2026Ни өчен Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе итеп сәясәтчене сайламадылар? Татарстанның сәяси…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →