TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31482 308
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 7 август, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Украина дроны Екатеринбурдагы Wildberries келәтенә һөҗүм иткән, нәтиҗәдә янгын чыккан. Бу хакта RWB матбугат хезмәте хәбәр итә. Эшчеләр эвакуацияләнгән.

🔸7 августка каршы төндә Татарстан һәм Башкортстанда дроннар бәреп төшерелгән. Бу хакта Русия саклану министрлыгы хәбәр итте. Төнлә ике республикада да дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Хәзер чикләүләр алынды.

🔸2024 елның 6 августында Украина кораллы көчләренең Курски өлкәсенә һөҗүме башланганнан соңгы беренче айларда Русиянең кимендә 77 срочнигы һәлак булган. Тагын 30дан артыгы хәбәрсез югалган дип исәпләнә. Бу хакта «Вёрстка» һәм «Важные истории» хәбәр итә. Журналистлар мәгълүматларынча, 2024 елда Курски өлкәсенең чик буе районында кимендә 344 срочник хезмәт иткән.

🔸АКШ президенты Дональд Трамп илдә «бәби табу туризмы»н тыю турында фәрман имзалады. Шулай ук ул АКШ җирлегендә туган очракта АКШ ватандашлыгын ала алачак чит ил кешеләренең балалары даирәсен чикләде.

🔸Казанда Павлюхин урамында урнашкан Татарстан экология һәм табигать байлыклары министрлыгы бинасын ремонтлау өчен бюджеттан 300 миллион сум сарыф ителәчәк. Бу хакта Бизнес-Онлайн яза.

@azatliqradiosi
  • 🤬 1
  • 🎉 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 6, 2026Австралиядә беренче тапкыр татар корылтае узды Australian Tatar Forum – Kurultai 2026 Адел…
  2. Oct 6, 20262026 ел физикадан Нобель бүләге АКШтагы Висконсин–Мэдисон университетында эшләүче Бельгия…
  3. Oct 6, 2026Роскомнадзор "Татар шурасы" сайтын томалаган Сайтны томалау 126нчы федераль канунның 65.1…
  4. Oct 6, 2026Мәскәү өлкәсендә дрон һөҗүменнән ике кеше һәлак булган, тугыз кеше яраланган Бу хакта Мәск…
  5. Oct 5, 2026Уфада җырчы Земфира үскән йорттагы аңа багышланган муралны прокуратура таләбе белән буяган…
  6. Oct 5, 2026Ни өчен Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе итеп сәясәтчене сайламадылар? Татарстанның сәяси…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →