TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31480 313
Turkish Airlines якын көннәргә Казаннан Истанбул һәм Антальяга иртәнге очышларны туктатты
 
Моңа һава киңлеген куллануга кертелгән чикләүләр сәбәп булган. Чөнки дроннар һөҗүме куркынычы сәбәпле өч көн рәттән Казанда һава аланнары вакытлыча ябылып торды.

Шул сәбәпле кичә өзеклекләр башланган. Төркиядән килгән TK-3062 (Анталья) һәм TK-429 (Истанбул) рейслары “ковер” планы кертелү сәбәпле Тифлискә төшәргә мәҗбүр булган. ТК-3062 рейсы нәтиҗәдә Казанга 13,5 сәгать соңарып килеп җиткән, ә ТК-429 бөтенләй борылып кире Истанбулга кайтып киткән.

Шушы тоткарлыклар рейсларны башкаруга тәэсир иткән.

TK-3063 рейсы Антальяга 14 сәгатькә соңарып, TK-3039 алты сәгатькә соңарып очып киткән, ә TK-430 рейсы бөтенләй өч көнгә гамәлдән чыгарылган.

8 августтан соң TK-3033 (Анталья), TK-429 (Истанбул) һәм TK-30323 (Анталья) рейслары очачакмы-юкмы әлегә билгесез.

Turkish Airlines ярдәм хезмәтендә бу юнәлешләргә алдагы вазгыятьне фаразлый алмауларын белдергәннәр. Шулай да юлчыларны башка рейсларга күчерергә вәгъдә иткәннәр.

TOURDOM.RU хәбәр итүенчә, Истанбулга барырга тиеш булганнарга TK-6890 рейсы белән 19:05 сәгатьтә очу тәкъдим ителә. Бүген иртән Антальяга оча алмаган юлчыларда TK-3023 рейсы белән 16:05 сәгатьтә очу мөмкинлеге бар. Иртәгә бу юнәлештә ике рейс планлаштырылган TK-3039 — 13:20 сәгатьтә, TK-3023 — 15:10 сәгатьтә.
 
▪️Дроннар аркасында Казан һава аланында очкычларны кабул итү яки очыруга чикләүләр кертелә.

▪️Татарстанга дроннар һөҗүме булган чакта очкычларның маршрутын үзгәртү һава ширкәтләренә өстәмә чыгымнар тудыра.

▪️Бүген Казан һава аланында 50дән артык очыш тоткарланды.

@azatliqradiosi
  • 🤯 3
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 6, 2026Австралиядә беренче тапкыр татар корылтае узды Australian Tatar Forum – Kurultai 2026 Адел…
  2. Oct 6, 20262026 ел физикадан Нобель бүләге АКШтагы Висконсин–Мэдисон университетында эшләүче Бельгия…
  3. Oct 6, 2026Роскомнадзор "Татар шурасы" сайтын томалаган Сайтны томалау 126нчы федераль канунның 65.1…
  4. Oct 6, 2026Мәскәү өлкәсендә дрон һөҗүменнән ике кеше һәлак булган, тугыз кеше яраланган Бу хакта Мәск…
  5. Oct 5, 2026Уфада җырчы Земфира үскән йорттагы аңа багышланган муралны прокуратура таләбе белән буяган…
  6. Oct 5, 2026Ни өчен Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе итеп сәясәтчене сайламадылар? Татарстанның сәяси…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →