TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31479 333
Узган елда Казандагы иң табышлы биш хосусый мәктәпнең кереме 1,6 миллиард сумга якын булган.

Бу башкаладагы барлык түләүле гомуми белем бирү мәктәпләре әйләнешенең 90 проценттан артыгын тәшкил итә.

"Реальное время" басмасы ачык финанс мәгълүматлары нигезендә төзегән рейтингта беренче урыннарны "Казан халыкара мәктәбе" (International School of Kazan), "Бала-Сити", "Унискул", "Академия навыков" башлангыч мәктәбе һәм Казанның иң борынгы хосусый мәктәбе саналган "Елена-Сервис" били.

Басма язуынча, узган уку елы нәтиҗәләренә күрә, Татарстан башкаласының иң зур керемле биш хосусый мәктәбе рейтингында беренче урынны "Казан халыкара мәктәбе" алган. Биредә җирле түрәләр, чит ил белгечләре вә спортчылар, эшмәкәр балалары укый. Җирле мәгълүмат чаралары әлеге мәктәпкә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан шәһәр башлыгы Илсур Метшинның уллары әлеге мәктәптә укуын хәбәр иткәннәр иде.

Татарстанның "Электрон белем бирү" порталы мәгълүматларына караганда, мәктәптә 596 укучыга 70 укытучы туры килә.

Балаларын хосусый мәктәптә укыту өчен ата-аналар күпме акча чыгарып сала?

Бу хакта тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы Түрәләрнең балалары укучы Казанның иң бай хосусый мәктәпләре ничек эшли? 2025 елда Казандагы иң табышлы биш хосусый мәктәпнең кереме 1,6 миллиард сумга якын булган. Бу башкаладагы барлык түләүле гомуми белем бирү мәктәпләре әйләнешенең 90 проценттан артыгын тәшкил итә. "Реальное время" басмасы ачык финанс мәгълүматлары нигезендә…
  • ❤ 2
  • 👎 1
  • 🔥 1
  • 🤬 1
  • 🤮 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 6, 2026Австралиядә беренче тапкыр татар корылтае узды Australian Tatar Forum – Kurultai 2026 Адел…
  2. Oct 6, 20262026 ел физикадан Нобель бүләге АКШтагы Висконсин–Мэдисон университетында эшләүче Бельгия…
  3. Oct 6, 2026Роскомнадзор "Татар шурасы" сайтын томалаган Сайтны томалау 126нчы федераль канунның 65.1…
  4. Oct 6, 2026Мәскәү өлкәсендә дрон һөҗүменнән ике кеше һәлак булган, тугыз кеше яраланган Бу хакта Мәск…
  5. Oct 5, 2026Уфада җырчы Земфира үскән йорттагы аңа багышланган муралны прокуратура таләбе белән буяган…
  6. Oct 5, 2026Ни өчен Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе итеп сәясәтчене сайламадылар? Татарстанның сәяси…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →