Бүген, 5 августта Олы террор корбаннарын искә алу көнендә Карелиядәге Сандормох зиратына “Русская община” һәм казаклар килгән.
Бу хакта «Честный Петербург»ка сылтанып Активатика телеграм каналы яза.
Милләтчеләрнең берсе битлектән булган һәм кулында Русия байрагын тотып махсус репрессия корбаннары һәйкәле янында басып торган, әмма тавыш чыгармаганнар.
2024 елны Сандормохта атып үтерелгәннәрне искә алу чарасына битлекле кешеләр килеп чараны уздыруга комачау итте. Алар Җиңү җырлары акыртып куйды.
▪️Карелиянең Сандармох урманнарында күмәк каберлекләрдә меңләгән кешеләрнең җәсәдләре ята. Биредә 56 төр милләт кешеләре атып үтерелгән. Әлегә ачыкланган корбаннар арасында 53 татар, кырымтатар исеме бар. Кемнәр алар? Кайдан, ни өчен үлем җәзасына хөкем ителгәннәр?
Бу хакта элек яздык👉 монда укыгыз.
@azatliqradiosi
Post #31477
357